(Әлмәт, 10 август, «Татар-информ», « Әлмәт таңнары»). 2020 елның 5 августында Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 19 пар игезәк бала тууы теркәлгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Бу шатлыклы вакыйга Илнар һәм Эльмира Закировлар гаиләсендә булган. 2020 елның 24 июлендә аларның ике малае туган. Аларга Раяз һәм Раян исемле матур исем кушканнар. ЗАГС идарәсе белгечләре бәхетле ата — аналарны икеләтә шатлык белән котлаган һәм балаларның беренче дәүләт документларын — туу турында таныклыкларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты белән бергә тапшырганнар.