Санкт-Петербургта Идел буе татарлары турында даими экспозиция ачылды
![Санкт-Петербургта Идел буе татарлары турында даими экспозиция ачылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/201051a15244cb14c5df6024936867c9c51bf116/store/crop_and_fill/2/0/748/420/780/440/0dadd756c59ab65a49eeca9768fea4bd64f24c2bb936cb6deac6637a09bd/0118.jpg)
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия этнография музеенда «XIX гасыр һәм XX гасыр башы Идел буе һәм Урал буе татарларының традицион мәдәнияте» дигән даими экспозиция ачылды. Күргәзмә Идел буе халыклары мәдәниятенә багышланган музей экспозициясе төбәк бүлегенең бер өлеше булачак. Бу хакта ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Күргәзмәне ачу шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Экспозицияне Татарстан Хөкүмәтенең гуманитар һәм финанс ярдәме белән Россия этнография музее Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге тыгыз хезмәттәшлегендә оештырды.
Күргәзмә белән 28 декабрьдә үк танышып булачак. Экспозициядә XIX-XX гасыр башындагы Идел-Урал төбәге татарлары мәдәнияте музее уникаль тупланмасы тәкъдим ителгән, коллекциядәге күп кенә әйберләр беренче тапкыр күрсәтелә. Музей кунаклары өйне җыештыруда һәм балаларны тәрбияләүдә гореф-гадәтләр, милли киемнәрнең үзенчәлекләре, төп хуҗалык һөнәрләре һәм кәсепләре, йолалары һәм бәйрәмнәре белән таныша алачак.
Экспозицияне ачу Санкт-Петербург администрациясе, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм төбәкнең мәдәният эшлеклеләре катнашында узды. Татарстан Республикасыннан чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев катнашты.
Санкт-Петербургта милләтара мөнәсәбәтләр һәм миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе Олег Капитанов Татарстан Республикасының Даими вәкиллеге җитәкчесе Ренат Вәлиуллинга Санкт-Петербург губернаторы Александр Бегловның Рәхмәт хатын тапшырды.