Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә коррупция очраклары күп булуын белдерә
![Татарстан прокуратурасы мәктәпләрдә коррупция очраклары күп булуын белдерә](https://gdb.rferl.org/DB04FEEC-BC04-4BBF-A2F7-FF108D0CC321_w800_h450.jpg)
Республика мәктәпләрендә җитәкчелекнең ата-аналардан җыелган акчаны үз мәнфәгатьләренә тоту очраклары бар дип белдергән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда узган киңәшмәдә. Ул шулай ук җавапка гади укытучыларның тартылуын да телгә алган.