Татарстан парламентында Мәгариф комитеты рәислегенә Айрат Зарипов тәкъдим ителгән
Татарстан Дәүләт шурасында элек Разил Вәлиев җитәкләгән Мәгариф һәм милли мәсьәләләр комиссиясен "Татмедиа" агентлыгы башлыгы Айрат Зариповка тапшырмакчылар. Моннан тыш, Дәүләт шурасында торак сәясәте белән бәйле яңа комитет барлыкка киләчәк.