«Хәлемә кер, иптәш депутат!», яки Мин ничек Илгиз Зәйниев янына «прием»га бардым
Илгиз Зәйниевның бүген депутат буларак беренче мәртәбә халыкны кабул итүе икән, дип ишеттем. Алдан язылып та була, үтеп барышлый сугылсаң да, куып чыгармыйлар икән. Кабул итсен мине, халык вәкилен, дип, киттем «Бердәм Россия» партиясенең халыкны кабул итә торган офисына – ягъни, иҗтимагый ярдәм штабына.