Кытайда "акылга утырту" сәясәте. Тегермәнгә татарлар да эләгә
![Кытайда](https://gdb.rferl.org/528DBF20-099A-41F7-B76E-6D3674F2F1F2_cx0_cy15_cw0_w800_h450.jpg)
Кытайның Синҗан төбәгендә берничә татар кулга алынган дигән хәбәрләр бар. Кытайдан күчеп кайткан татарларга Русия ватандашлык бирми. Кытай белән хезмәттәшлек иткән Татарстан андагы милләттәшләребез хәленә күз йома. Быел Өремчедә Сабантуе да узмаган. Азатлык шушы хәлләрне тикшерергә булды.