Тормыш көннән-көн алга бара. Мәктәпләргә дә төрле яңалыклар килеп керә. Соңгы елларда бу күренеш еш күзәтелә башлады. Шушы уңайдан, 12 нче март көнне, Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә, башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары үтте.Семинар “Дәресләрдә сингапур системасының структураларын куллану”дигән темага багышланган иде. Мәктәпкә килгән кунаклар арасында иң мәртәбәлесе район Советы депутаты Закиров Ринат Зиннур улы булды. […]