Әгерҗе районында дуңгызларның африка чумасы очраклары бармы?

Рәсәй территориясендә узган ел  дуңгызларда африка чумасының 84 очрагы теркәлгән. Шуларның 40ы –  кыргый кабаннарда, 44е йорт дуңгызларында ачыкланган. Африка чумасы кешегә йокмый, әмма ул авыру малдан күчеп, башка дуңгызларны кырып бетерә.
 
Африка чумасы Брянск, Владимир, Волгоград, Калуга, Курск, Мәскәү, Орлов, Псков, Рязань, Саратов, Смоленск өлкәләрендә, Краснодар краенда табылган.  Африка чумасы белән йорт дуңгызлары һәм кыргый кабанның бәләкәе дә, карты да авырырга мөмкин. Алар бу йогышлы авыруны зарарланган азыктан йә судан йоктыралар.  Абзарыгыздагы дуңгызларыгызны бу куркыныч авырудан саклау чараларын алдан ук күрегез.Моның өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:
1. Урманнарда, басу читләрендә кыргый кабан йә йорт дуңгызы үләксәсе күрсәгез, шунда ук бу турыда ветеринария берләшмәсенә хәбәр итегез.
2. Законсыз ит сата торган урыннардан ит ризыклары сатып алмагыз.
3. Ветеринарлар белән киңәшми генә башка төбәкләрдән дуңгыз, терлекчелек продукциясе сатып алып кайтмагыз.
4. Барлык дуңгызларга классик чумага һәм дуңгыз рожасына каршы прививка ясатыгыз. 
5. Терлек калдыкларын чүп түгү урыннарына, юл читләренә чыгарып атмагыз.
6. Мәҗбүри суйган малның итен лаборатория тикшерүе уздырмый эшкәртергә ярамый.
Әгәр хуҗалыкта дуңгыз гриппы ачыкланса, бу торак пункт карантинга ябыла. Андагы  һәм 20 километр радиустагы барлык дуңгызлар юк ителә.  Дуңгыз үләксәсен, аның тиресен, азык калдыкларын, әлеге мал торган абзарның агач идәнен яндыралар. Карантин булган чорда бу торак пункттан бернинди ит продукциясе сату рөхсәт ителми.
 
БЕЛЕШМӘ:
Узган ел Әгерҗе районында 33161 баш дуңгызга классик чумага каршы прививка ясалды.
100 баш дуңгыздан африка чумасы юклыгын ачыклау өчен кан анализы алынды. Аларның берсендә дә бу авыру ачыкланмады.
Әгәр дуңгызларыгыз үлә башласа, дуңгыз һәм кабан мәетләрен күрсәгез, ашыгыч рәвештә 24613 һәм 24642 телефоннарына шалтыратыгыз.
Ольга АКУЛОВА,
район ветеринария берләшмәсе инспекторы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Калуге

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Калуги
Экология в Калужской области
Спорт в Калужской области
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Калуге и Калужской области

Rss.plus