Татар теле дәреслеге турында: Сиңа җитте, миңа җитмәде, яки Барыбызга да җиткереп буламы?

Татарстан 2024 елда Россия төбәкләренең мәгариф оешмаларына 8 млн сумлык 17 меңнән артык татар теле дәреслеге тапшырган. «Россия төбәкләренең татар мәктәпләренә татар теле һәм әдәбиятыннан 1 мең данә таблицалар тапшырылды. Дәреслекләр һәм методик әдәбият белән тәэмин итүдә зур эш алып барыла», – дип сөйләде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Рәисе карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында.

Утырышта яңгыраган хәбәрләр: Татар теле бүген Россиянең 28 төбәгендә, шул исәптән Россия Федерациясенең 24 субъектында – уку планы кысаларында, шулай ук факультатив һәм дәрестән тыш сәгатьләрдә өйрәнелә. Моннан тыш, төбәкләрдә татар халкының телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләре эшли. Федераль исемлеккә 86 татар теле һәм әдәбияты дәреслеге кертелгән, татар теле һәм әдәбияты буенча федераль эш программалары эшләнгән.

Ә хәзер, гафу итегез, шушы матур саннарга «бер кашык дегет» – әлеге 8 млн. сумлык 17 меңнән артык дәреслек – барлык ихтыяҗның 30 проценты гына. Бер яктан, бу – яхшы, димәк, төбәкләрдә татар телен укучылар күп. Икенче яктан, начар, без аларны өлешчә генә тәэмин итәбез, ни кызганыч. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, дәүләт программасында шундый саннар каралган.

Үтеп барган 2024 елга нәтиҗәләр ясап йөргән көннәрдә килеп иреште – татар телен укый торган Уфа мәктәпләренең берсенә татар теле дәреслекләре җитмәгән. Булганнары шактый күптәнге, яңалар күптән килмәгән.

Чит төбәкләрдәге мәктәпләрне татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итүнең схемасы болайрак: дәреслекне кирәк кадәр мәктәп үзе заказ биреп сатып ала, яки төбәктәге Мәгариф министрлыгы һәм җирле татар оешмалары аша бушка алу мөмкинлеге бар. Дәреслекләр төбәкләргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының тырышлыгы белән барып җитә.

Әлеге мәсьәләне өйрәнү өчен, Министрлыкның Милли мәгариф идарәсе хезмәткәрләре белән очраштым.

«2014 елда Министрлыкта Милли мәгариф идарәсе оешты. Идарә структурасында төбәкара хезмәттәшлек секторы бар. Секторның эшчәнлеге төбәкләрдәге министрлыклар, мәгариф идарәләре, белем оешмалары белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүдән гыйбарәт», – дип таныштырды идарә башлыгы, филология фәннәре докторы Алсу Сәмигулловна Шәрипова.

Әлбәттә, бу язмада төп тема итеп алынган дәреслекләр мәсьәләсе – Милли мәгариф идарәсе һәм аның төбәкара хезмәттәшлек секторы башкарган эшнең бер кечкенә юнәлеше. Милли мәгариф идарәсе татар теле укытучылары, мәктәп җитәкчеләре, төбәк министрлыклары һәм иҗтимагый оешмалар белән киң масштаблы эш алып бара. Бу эшчәнлек кадрлар әзерләүдән башлана: әйтик, балаларны максатчан укырга кертәләр, укытучылар өчен белем күтәрү һәм «татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән белгечлек буенча яңадан әзерләү курслары бар. Төбәкләрдә яшәүче татар балаларының җәйге ялын оештыру да алар карамагындагы эш: җәй буе Татарстан лагерьларында татар теле сменалары эшли, һәм анда чит регионнарга күп урын бирелә. Мондый лагерьларга 30 төбәктән бай портфолиосы булган иң сәләтле балалар җыела. Былтыр лагерьларда 835 бала ял иткән. Мәсәлән, янгын кичергән Йолдыз авылы балалары һәм су баскан Омск, Төмән өлкәләре балалары җәй дәвамында Татарстан лагерьларында ял итә алган.

Болардан тыш, Милли мәгариф идарәсе планлы рәвештә алып бара торган 2 зур юнәлештәге эш бар: татар мәгарифе көннәре һәм семинар-киңәшмәләр. «Мин министрлыкта августтан эшли башладым. Мин килгәннән бирле 11 регионда семинар-киңәшмә, Минскида татар мәгарифе көннәре узды, төрле төбәкләрдән делегацияләр килеп тора – аларга Татарстан тәҗрибәсе кызык», – ди Алсу Шәрипова.

Иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге – бер хәл, Мәгариф министрлыгы кебек рәсми оешмага чит өлкәләрдәге уку-укыту системасына кысылу җиңел эш түгел. «Анда барып татарларга ярдәм итү – бик зур авыр эш. Әле бит чит өлкәләргә чыгу – ул нечкә сәясәт. Анда безне кертсеннәр өчен зур эш алып барырга кирәк. Дипломатия кирәк», – ди Мәгариф министрлыгы белгечләре. Әйтик, берәр чара оештырасы булса, Татарстан Мәгариф министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе аппараты исеменә төбәкләрдә үткәрелә торган чаралар буенча мәгълүмат җибәрелә. Рәис администрациясе регионнарга чараны үткәрүдә ярдәм итү турында рәсми хат юллый. Төбәкләрдәге мондый чараларда җирле җитәкчеләр – губернатор администрациясеннән һәм министрлыктан кешеләр катнаша. «Безнең барып кайту эшлекле сөйләшүләр белән бара. Без алардан таләп итә алмыйбыз, бары тик дипломатик рәвештә генә аларга ярдәм итә алабыз. Укытучылар буенча да, мәктәпләргә методик ярдәм буенча да, талантлы яшьләрне барлау, үстерү буенча да», – ди белгечләр.

Түләүсез дәреслекләр тапшыру да – шушы дипломатик ярдәмнең бер өлеше. Быел 8 млн. сумга 17740 дәреслек бирелгән. Ләкин, алда әйтелгәнчә, ул – заявкаларның бер өлеше генә. Татарстан бөтен мәктәпләрне ел саен яңа дәреслекләр белән тәэмин итә алмый. «17740 дәреслек – ул ихтыяҗның бик аз өлеше. Заявка килгәнгә карап кына без аларны 100 процент тәэмин итә алабыз дигән сүз түгел. Гаризалар буенча гомуми сан чыгарабыз һәм, пропорцияләр ясап, шушы пропорцияләрдә федераль исемлектә булган дәреслекләрне җибәрәбез. Килгән дәреслекләрне регион үзе бүлә», – ди белгечләр.

Белешмә өчен. Татар теле һәм әдәбияты буенча Россия Мәгариф министрлыгында расланган 86 дәреслек бар. Алар бөтен мәгариф оешмалары өчен легитим, Россия Федерациясенең теләсә кайсы мәктәбе бу дәреслекләрне куллана ала.

Төбәкләрдә татар телен укытуга килгәндә, уку планы буенча мәҗбүри өйрәнүчеләр, уку планыннан тыш (внеурочка) һәм факультативта өйрәнә торган мәктәпләр бар. Татар теле дәресләре мәҗбүри өлештә укытыла икән, ул дәреслекләрне мәктәпләр сатып алырга тиеш. Ягъни, мәктәп, башка бөтен дәреслекләр белән бергә, татар теле һәм әдәбияты дәреслеген дә сатып ала. Красноярск крае, Төмән өлкәсе, Удмуртия Республикасы, мәсәлән, татар теле уку планы буенча укытылган мәктәпләрне татар теле дәреслекләре белән тәэмин иткән. Башкортстаннан да мәктәпләргә дәреслекләр сатып алынган.

Әйе, чит төбәкләрдә татар теле укыту – нечкә сәясәт, нәзакәтле дипломатия. Әлбәттә, күп нәрсә укытучыдан да тора. «Безнең татар теле укытучылары – барысы да патриотлар. Укытырга теләгән кеше дәреслеген дә таба, эшли дә. Алар бит – күңелләрендә татарлыкны саклап яши торган кешеләр. Мәктәпләрдә оештырылган милли чарага әбиләр дә, бабайлар да килә, әти-әни дә килә һәм кем нәрсә эшли белә – шуны эшләп күрсәтә. Красноярск краендагы бер мәктәптә милли чара уздырганда, ерак авыллардан килүче балалар, кайтып җитә алмасалар мәктәптә кунып калырга әзерләнеп, үзләре белән мендәр-юрганнарын алып килгәннәр иде», – дип сөйли Милли идарә хезмәткәрләре.

Әңгәмәдәшләрне тыңлыйм да, үземнең төбәкләрдәге татар авылларында булган командировкаларым искә төшә. Үткән ел Татарстан Язучылар берлеге делегациясе белән Ульян өлкәсенең Татар Сайманы авылында булырга туры килде. «Быел (2024 елда. – авт.) районда татар теле укыту кими башлады. Мәсәлән, Чирекле мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту яртышар сәгать кенә калды. Татар дөньясында танылган авылларның берсендә татар теленең болай аз укытылуы – бик борчылдыра торган хәл. Ярты сәгать эчендә 1000 еллык тарихы булган татар әдәбиятын аңлатып булмый. Яшерен-батырын түгел, татар авылы булса да, урамнарда русча сөйләшәләр. Әлбәттә, бу – бик кызганыч», – дип сөйләгән иде Ульян өлкәсенең милли-мәдәни автономияче җитәкчесе, журналист Рамис Сафин.

Мин бу чыгышны искә төшергәч: «Чиреклеләр безнең олимпиадаларда яхшы урыннарны алып баралар. Чиреклегә 2021 елда яңа балалар бакчасы ачарга Илсур Һадиуллин җитәкчелегендәге делегация белән бардык. Балаларның рәхәтләнеп мишәр акценты белән чатнатып татарча сөйләвенә исебез китте. Каз өмәсе йоласын күрсәттеләр. Яңа гына Шәҗәрә конкурсында да җиңеп киттеләр. Ульяннан Казанга 12 призер килсә, шуның 5се Чирекледән була», – дип, Мәгариф идарәсе белгечләре дә шул якларга бәйле вакыйгаларны искә төшерделәр.

Ләкин күпме соң ул патриотлар? Алар гына саклап бетерә аламы телебезне? Миңа калса, патриот буынга ышанып торып булмый, дәреслекне китереп тоттырсак, патриот булмаганы да укытыр иде.

Сүз уңаеннан, алда телгә алынган Сайман авылы мәктәбенә элеккеге директоры исемен кушасы килүче инициатив төркем бар. Әлбәттә, бу – күп документация җыярга кирәкле мәшәкатьле эш. Бу мәсьәләнең барышын да белешеп торасы иде. Минемчә, мәктәпләрнең татар шәхесе исемен йөртүе – матур күренеш һәм перспективалы гамәл.

– Төбәкләрдә шәхесләр исемле йөрткән мәктәпләр күпме? – дип сорыйм әңгәмәдәшләремнән.

– Тукай, Җәлил исемен йөрткән мәктәпләр бар. Мәскәүдә, Чиләбедә, Омскида – Муса Җәлил, Удмуртиядә, Әстерханда, Пермьда, Ульянда – Тукай гимназиясе бар. Үзләренең җирле шәхесләре исемен, сугыш һәм хезмәт ветераннары исемнәрен йөрткән мәктәпләр бар. «Сез аларга исем бирегез, исем биреп, мәктәпне ябылудан саклап калып була», – дибез.

– Язучылар үз мәктәпләренә ярдәм итәләрме?

– Свердловск өлкәсенең Әҗегол мәктәбендә булдым. Анда элеккеге мәгариф һәм фән министры урынбасары Р.Акбашев укып чыккан. Ул бик ярдәм итеп торган икән. Түбән Новгородта Фәизов укуларына бардык – мәктәпләргә шул яктан чыккан кешеләр булышып тора. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Чувашиядәге бөтен татар мәктәпләрен матур әдәбият белән тәэмин итеп тора.

– Укытучылар җитәме? Кадрлар мәсьәләсе ничек тора?

– Төбәкләр укырга җибәрәләр, максатчан укытабыз, ләкин күп өлеше киредән кайтмыйлар. Казанны күргәч, кайтасылары килми.

– Кайтмыйлар, әлбәттә. Казанга бер килеп эләккәч...

– Шуңа күрә бездә, Илсур Гәрәевич инициативасы белән, 4 ел инде «татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән белгечлек буенча яңадан әзерләү курслары бар. Мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысымы, башка предмет укытучысымы, татар телен белә икән, без аларны түләүсез Казанда белемне күтәрү курсларында укытып чыгарабыз. Алар «татар теле һәм әдәбияты укытучысы» дигән белгечлек буенча диплом алып чыгалар.

– Димәк, «койрыгы каткан» кешеләрне генә китерәсез?

– Әйе. Кемнеңдер сәгате аз булырга мөмкин. Татар телен дә әйбәт белгән укытучыларны күреп, бу бит – әзер татар теле укытучысы, дибез. Аларның күзләре ачылып китә. Быел 16 регионнан 35 кешене укытып чыгардык. Алар ярты ел укыйлар. Дистанцион да укыйлар, үзләре дә килә. Җәй көне диплом алып китәләр.

– Чит өлкәләрдә күпме татар теле укытучысы бар?

– 1100дән артык.

– Бу җитәме?

– Җитә. Авылларның күбесендә аз комплектлы мәктәпләр бит. Башлангыч мәктәп булганда башлангыч класс укытучысы үзе укыта. Иң күп татар теле укытучылары Башкортстанда – 500дән артык мәктәптә татар теле укытыла, икенче урында – Төмән, биредә 51 мәктәптә татар теле укытыла. Быел Казанда татар теле укытучылары форумы көтелә.

– Укытучылар Татарстаннан таяныч тоямы?

– Әйе. Бик күп укытучылар Татарстанның төрле дәрәҗәдәге бүләкләрен – «Мактаулы остаз» исемен, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесен ала, «Татарстанның атказанган укытучы» дигән дәрәҗәле исеме дә бирелә. Министрлык төрле дәрәҗәдәге бүләкләр өчен квота куймый. Әлбәттә, төрле дәрәҗәдәге бүләкләрнең үз таләпләре бар, ләкин, бу регионга бирдек инде, тагын бирмибез, дигән сүз юк. Мәсәлән, Омскига барганда да 25 дәрәҗәле бүләк алып бардык. Әлеге бүләкләр укытучыларның дәрәҗәсен күтәрә, тагын да эшләргә дәрт өсти.

– Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы югарылыгыннан караганда татарлар күпләп яшәгән төбәкләр белән эшчәнлек шулай тора. Мин министрлык белгечләренең «КамАЗ»лар, «Газель»ләр барып җитмәгән урыннарга чемоданнар белән уку-укыту әсбаплары ташуларын күрдем. Болар – матур сүзләр генә түгел, фактлар. Димәк, «бетәбез» дип кулны салындырмыйча, эш бара. Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессы тирәсендә уралып йөргән журналистлар күбрәк бәйрәм-фәләнне яза, мәктәпләргә төргәк-төргәк китап ташылганны тасвирлаган язмалар күрмәдем. Әллә миңа шундый хәбәрләре генә килеп җитәме, гәрчә бәйрәм яратучы максатчан аудитория булмасам да. Монысы – Бөтендөнья татар конгрессы тирәсендә уралган коллегаларым адресына төртмәле сүзләрем булды.

Конгресс дигәннән, язманың финалында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров белән кыска әңгәмәне тәкъдим итәм.

Данис Шакиров: Бүгенге көндә кануни яктан чит төбәкләрне татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итү «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау», «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программалары хисабыннан карала. Без бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятын төрле дәрәҗәдә – предмет буларак, факультатив итеп, якшәмбе мәктәпләрендә укытыла торган мәктәпләр өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы аркылы нәшриятларда басылган дәреслекләрне алабыз. Шуның белән бергә дәрес өчен кирәкле башка әсбаплар һәм матур әдәбият та таратыла. Матур әдәбият дигәнем, Татарстан китап нәшриятында «Социаль әһәмияткә ия әдәбият» программасы кысаларында бастырылган китапларның 10 проценты – бу китаплар безгә бирелә, һәм без аны төбәкләргә илтәбез.

Дәреслекләрне һәр елны өзлексез шул күләмдә тапшырабыз. Дәреслек өчен гаризаларны төбәкләрдәге Мәгариф һәм фән министрлыклары һәм алар белән беррәттән татар оешмалары җыя.

Әлбәттә, татар теле һәм әдәбияты предмет буларак укытылганда, дәреслекләрне төбәкләрдәге мәктәпләр үзләре дә заказ биреп сатып ала, андый мөмкинлек бар. Татарстанда да чуваш, мари телләре предмет буларак укытыла торган мәктәпләр бар, аларны Татарстан үзе дәреслекләр белән тәэмин итә. Шуңа күрә без дә төбәкләрнең үзләренең дә заказ бирүен максат итеп куябыз.

– Анысы шулай шулаен, ләкин Башкортстан башкорт теле укытыла торган бөтен чит төбәкләргә дәреслек һәм һәртөрле әсбапларны «олаулап» китереп бушата, дип сөйлиләр. Үзем күргәнем юк, әмма ишеткәнем бар. Шуңа күрә һәр татар теле укыган бала кулына ел саен яңа дәреслек тоттырырлык итеп арттырып булмыймы ул саннарны, дип килгән идем яныгызга.

– Беренчедән, татар кебек бөтен дөнья буйлап сибелгән халык тагын бармы? Татар теле һәм әдәбияты укыткан бер мәктәптә дә, кулыбызда өр-яңа дәреслек юк дип, татар теле укытмый калганы юк. Без мониторинг ясап торабыз, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәбез.

Ә саннарга килгәндә, алар финанс мөмкинчелегеннән чыгып куелган. Һәм без аны арттыру түгел, һәр елны даими рәвештә тәэмин итү мәсьәләсен куябыз. Быел бер мәктәпкә бирелгән икән, ул бит шул мәктәптә кала һәм киләсе елда яңадан ул мәктәпне түгел, башкасын тәэмин итәбез. Башкортстан, Оренбург, Пермь кебек татарлар күп яшәгән һәр авылга да ел саен яңа дәреслек китереп булмый. Кемгәдер җитмәсә, электрон дәреслек мөмкинлеге бар.

Ә инде Мәгариф һәм фән министрлыгы әйткән 30 процент дигәндә, яңа линейкада яңа чыккан дәреслек турында сүз бара. Әле бит мәктәпләрдә берничә ел кулланылган дәреслек булырга мөмкин, алар ФГОС стандартларына туры килә икән, алар белән алга таба да укытырга ярый. Һәр елны барлык мәктәпләрне яңа дәреслек белән тәэмин итү мөмкин түгел. Хәзер без аны арттыра алмыйбыз. Чөнки ул акчалар дәүләт программасын кабул иткәндә үк салынган була.

ххх

Ә алда телгә алынган Уфа мәктәпләренең берсенә соралган кадәр үк булмаса да, татар теле һәм әдәбияты дәреслеге табылды. Барыгызга да рәхмәт!

Чит илләрдә һәм Россия төбәкләрендә Каюм Насыйри институты үзәкләренең берсе ачылу тантанасы

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе архивыннан

Азәрбәйҗанда татар мәгарифе көннәре

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе архивыннан

Россия төбәкләрендәге белем оешмаларына бирелә торган уку әсбаплары

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе архивыннан

Белорусиянең белем оешмалары эшчәнлеге белән танышу

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе архивыннан

Свердловск өлкәсе Татар мәгарифе көннәре кысаларында үткәрелгән мастер-класслар

Фото: © ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе архивыннан

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Ижевске, в Удмуртии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Ижевске

Ria.city

Как в Татарстане отмечали новогодние праздники

Суд Удмуртии признал подростка виновным в гибели 19-летней девушки в ДТП

65 новых граждан России в Ижевске поставлены на воинский учет после рейдов

Руководителя строительства филиала “Газпрома” осудят за крупную взятку в Ижевске

Музыкальные новости

Владимир Путин встретил Рождество в храме Георгия Победоносца на Поклонной горе в Москве

Продвижение Модели, Фотомодели.

«Динамо-ЛО» в четырёх сетах победило клуб «Газпром-Югра» в очередном туре мужской волейбольной Суперлиги

На ТНТ выходит праздничная костюмная комедия «Купцы и дети» с Михаилом Пореченковым, Павлом Табаковым и Ксенией Кутеповой

Новости Ижевска

Как в Татарстане отмечали новогодние праздники

Ядринмолоко: как живет «Наша Корова»

65 новых граждан России в Ижевске поставлены на воинский учет после рейдов

Иностранца обвинили в изнасиловании несовершеннолетней в Ижевске

Экология в Удмуртии

Точки здоровья: Эта процедура придаст бодрости и энергии на весь день

Поэтам и Писателям любые возможности для творческого продвижения.

Контрацепция и аборты: возмутительные и поразительные факты из истории медицины

Мое разочарование от "Песни года-2024": старые песни и надоевшие артисты

Спорт в Удмуртии

Зарина Дияс сыграла драматичный матч за выход в финал турнира в Таиланде

«Классический Бублик». Лучший теннисист Казахстана рассмешил комментаторов. Видео

Australian Open. 12 января. Турнир начнут Котов, Зверев, Рууд, Мирра Андреева, Павлюченкова, Потапова, Блинкова, Соболенко

Аделаида (ATP). 2-й круг. Пол сыграет с Гинаром, Оже-Альяссим – с Казо, Шаповалов встретится с Гироном, Корда – с Давидовичем-Фокина

Moscow.media

На российском рынке появился кроссовер Nissan Juke второго поколения

У новых Lexus GX на солнце плавятся детали машин

Заявление Координационного совета Российско-Армянских организаций (КС РАО) по поводу армяноненавистнического заявления Ильхама Алиева

Массовое заражение сальмонеллезом в пермской "Хлебнице" вылилось в уголовное дело











Топ новостей на этот час в Ижевске и Удмуртии

Rss.plus






Когда счет на секунды: наличие этой системы в машине спасает жизни тысяч водителей

Ядринмолоко: как живет «Наша Корова»

Иностранца обвинили в изнасиловании несовершеннолетней в Ижевске

Новые Lada Largus Cross с большим клиренсом и 7-местные универсалы должны подстегнуть и без того высокие продажи модели. В «Прагматике» дали свою оценку