Добавить новость
Другие новости Хасавюрта и Дагестана на этот час

Дагыстандагы фаҗига шаһиты: «Йортларның түбәләре генә күренә… Йөрәк елый»

Бу көннәрдә кояшлы Дагыстанны танырлык түгел. Шәхси йортлар арасыннан ургылып аккан су ташкыны, елгага әверелгән урамнар, судан түбәләре генә күренеп торган машиналар… Ничек тә булса түбәгә менәргә теләп, салкын суда йөзгән кешеләр. Суда йөзеп йөргән маллар… Шундый авыр кадрлар массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук социаль челтәрләрдә таралды.

Март азагында һәм апрель башында коеп яуган яңгырлар төбәктә бик көчле су басуларга китерде. Моның кадәр явым-төшем Дагыстанда соңгы тапкыр 1919 елның мартында күзәтелгән булган. Ягъни, мондый көчле яңгырларны халык 100 елга беренче тапкыр күрә.

Нәтиҗәдә алты меңнән артык торак йорт зыян күргән, юлларны, электр подстанцияләрен су баскан, ике дистәгә якын районда электр белән тәэмин итү чикләнгән. Берничә шәһәр һәм районда су баскан йортлардан кешеләрне эвакуацияләделәр. Узган ялларда Дербент районында Геджух сусаклагычындагы дамба җимерелгәннән соң, 4 меңнән артык кешене эвакуацияләделәр. Ни кызганыч, һәлак булучылар да бар.

Махачкалада, туфрак юылу нәтиҗәсендә өч катлы йорт ишелеп төште. Әлеге хәвефтән соң, ваемсызлык матдәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Йорт ишелүнең төп сәбәбе - аны төзегәндә төзелеш нормалары үтәлмәү.

Төбәкнең Махачкала, Хасавюрт, Буйнак, Дагестан Утлары, Каспийск, Дербент, Карабудахкент, Гумбет, Бабюрта, Новолакск һәм Кайтаг районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Табигый бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү өчен Дагыстанга өстәмә көчләр җибәрелде.

«Мамедкала тулысынча диярлек су астында калды»

Аеруча аянычлы хәлләр төбәкнең Дербент районында, Геджух сусаклагычында дамба җимерелгәннән соң күзәтелде. Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында сусаклагыч тула, гидрокоралмада ярык барлыкка килә, соңрак ул бөтенләй җимерелә. Су, үз юлындагы бөтен нәрсәне юып, түбәнгә - Мамедкала, Михайловка, Дузлак, Заречная авылларына агып төшә.

  • Дагыстанда дамба җимерелү сәбәпле, 4 меңнән артык кешене эвакуацияләгәннәр

«Интертат» Мамедкала бистәсендә яшәүче, шушы вакыйганың нәкъ үзәгендә булган Тетмира Мехтиева белән элемтәгә керә алды. Әңгәмәдәшем туган якларындагы хәлләрне зур аяныч белән сөйләде.

Бездә яңгырлар 27 март көнне ява башлаган иде. Мин ул көннәрдә Дербент районы Коммуна авылында әти-әнием йортында калдым. Чөнки физик мөмкинлекләре чикле баламны Дербентка тернәкләндерү үзәгенә йөртәм, туган авылымнан Дербентка барырга күпкә тизрәк һәм уңайлырак.

Көчле яңгырлардан соң Коммунада барлык бакчалар су астында калды, елга бик нык күтәрелде. Ләкин бу зур проблема түгел, иң мөһиме - авылыбызның кешеләренә зыян килмәде.

Ә менә өч көннән соң без яши торган Мамедкала бистәсендә куркыныч хәлләр башланды. Мин балаларны алып кайткан гына идем. Геджух cусаклагычы тулу сәбәпле, дамба җимерелде һәм безнең бистә тулысынча диярлек су астында калды.

Дамбада ярык барлыкка килә башлавын ишеткәч тә, халык берләшеп, су стихиясенә каршы көрәшкә чыкты - йөк машиналары, экскаваторлар белән балчык ташып, ничек тә су басуны булдырмаска тырыштылар. Ләкин табигатьнең үз кануннары бар шул. Авылыбыз елга эчендә утырган сыман.

Ул төндә ут һәм газны сүндерделәр. Халык куркуга калды, кая барырга белмәдек. Йортлары түбәндәрәк урнашкан һәм бер катлы өйләрдә яшәгән кешеләрне вакытлыча бер йортның бишенче катына урнаштырдылар. Бу үзенә күрә лагерь сыман урын инде. Кешеләрне, йөк машиналарына төяп, куркынычсыз урыннарга алып чыктылар. Бер машина, чокырлы урынга туры килеп, әйләнеп капланды. Юллар су астында бит, берни күренми… Әле ярый кешеләр төямәгән иде. Яңгырлар яуганга гына мондый хәлләр булмас иде. Менә шушы дамба җимерелү куркыныч нәтиҗәләргә китерде.

Кемдер машиналарда Дербентка китәргә дип чыгып китеп, фаҗигагә юлыкты. Чөнки алар юлларның нинди хәлдә икәнлеген белмәде. Трассадагы машиналарны агым алып китте. Кемнедер коткара алдылар, кемнәрнедер юк… Әле дә эзләүләр дәвам итә. Оныгы белән бер әби һәлак булды, бер йөкле кыз, яшүсмер бала…. Барысы да таныш кешеләр бит, йөрәкләребез елый, – ди Тетмира.

«Урамга чыгасың да, бу безнең авылмы дип карап торасың»

Тетмира Мехтиева сүзләренчә, су басканнан соң бистә урамнары танымаслык булып үзгәргән.

Су урамнардагы бөтен нәрсәне дә юдырып алып китте. Урамга чыгасың да, бу безнең авылмы дип карап торасың, – ди ул. – Без барыбыз да су диңгезгә таба юл алыр дип уйлаган идек. Ир-атлар бик нык әзерләнделәр, каналлар да казып куйдылар. Ләкин, кызганычка, су Мамедкала ягына таба борылды.

Йортларның беренче каты тулысынча су астында утыра. Кайбер йортларның түбәләре генә күренеп тора иде. Безнең авылны трасса белән тоташтыра торган күпер дә җимерелде. Авыл юлсыз калды, дип әйтергә дә була. Ә бездә ярдәмгә мохтаҗ, мәсәлән, инвалид кешеләр бик күп. Минем үземнең дә кызым физик мөмкинлекләре чикле бала. Олы улыма 14 яшь. Кызым нәрсә булганны аңламый, кеше күп булуын күреп еларга, көйсезләнергә тотына. Әлегә аның белән тернәкләндерү үзәгенә дә йөри алмыйбыз.

Ирем махсус операция зонасында. Ул да безнең өчен бик борчыла. Ялгызым гына булганга миңа күршеләрем ярдәм кулы сузды. Афәтнең беренче көннәрендә аларның икенче катында яшәп тордык, – ди ул.

«Социаль челтәрләрдәге куркыныч кадрлар «фейк» түгел»

Тетмира сөйләвенчә, әлеге бәла кешеләрнең берләшүенә китергән. Әңгәмәдәшем гуманитар ярдәм җибәрүчеләр күп булуын да, халыкның булышырга әзер торуын да билгеләп үтте.

Кешеләр бер-берсенә бик нык ярдәм итә. Чөнки бөтен кешенең дә машинасы юк, кемнәрдер өйләреннән дә чыга алмыйча утыра. Андыйларга су, азык-төлек алып килеп бирәләр. Афәт китергән нәтиҗәләрне бетерү өчен зур эш алып барыла. Авылыбыз ир-атлары өч төн йокламадылар. Су бакчалар ягыннан диңгезгә таба китә башлады инде. Ә менә өй, ишегалларыннан ир-атлар суны насослар белән суырталар.

Гуманитар ярдәм алып килеп торалар. Барыбызның да ашарга ризыгыбыз, суыбыз бар. Ләкин хәзер йортлары су астында калган кешеләргә финанс ярдәме кирәк. Мамедкаланы шунсыз, үз көчебез белән генә күтәрә алмаячакбыз. Су киткән очракта да, йортларда яшәү куркыныч була.

Безнең Дагыстанда халык бик бердәм. Бездә күп төрле милләт кешеләре яши һәм алар барысы да, кемнең кем икәнлегенә карап тормыйча, ярдәмгә ашыга. Кешеләр капчыклап ком ташыйлар, юлларны чистарталар, югалган кешеләрне эзлиләр. Үзебез дә мөмкин кадәр ярдәм кулы сузарга тырышабыз.

Социаль челтәрләрдәге куркыныч кадрлар хакында «фейк», «булмас» дип язалар. Болар берсе дә ялган түгел. Мин барысын да үз күзләрем белән күрдем, үзем шаһит, - дип сөйләде безгә Тетмира.

Татарстан зыян күрүчеләргә ярдәм итә

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Дагыстан Республикасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Дагыстан Республикасының Татарстандагы вәкиле һәм Дагыстан мөфтиятенең «Инсан» хәйрия фонды белән тыгыз элемтәдә торып, зыян күрүчеләргә акча җыюны игълан итте. «Инсан» фонды карамагына Татарстанның битараф булмаган мөселманнарыннан җыелган 1,5 млн сум акча җибәрелгән. Акциядә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре һәм мөхтәсибәтләре актив катнаша. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Инсан» фонды тәкъдиме белән, акчалар түбәндәге кирәкле әйберләр өчен җыела:

  • су үткәрмәүче костюмнар;
  • махсус аяк киеме һәм перчаткалар;
  • авария-коткару җайланмалары;
  • шәхси коткару чаралары, коткару траплары, җиңнәр һәм баулар;
  • амортизацияләү һәм кабарту җайланмалары;
  • махсуслаштырылган очу аппаратлары;
  • автоүткәргечләр һәм авто-баскычлар;
  • кояш ярдәмендә эшләүче аккумуляторлар һәм башка төр аккумуляторлар;
  • башка киелә торган фонарьлар;
  • электр генераторлары;
  • суны зарарсызландыру таблеткалары;
  • консервалар һәм тиз әзерләнә торган боткалар һ.б

Акча җыю Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.

Ярдәм бары акчалата гына кабул ителә. Барлык кирәкле әйберләрне сатып алу Дагыстанда башкарылачак!

Хәзер исә Дагыстанда су басуның өченче дулкынын көтәләр. Ул 11 апрельдә башланачак дип уйлыйлар. Чираттагы шторм кисәтүе игълан ителгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Хасавюрте

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Дагестана
Экология в Дагестане
Спорт в Дагестане
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Хасавюрте и Дагестане

Rss.plus