Коронавирус очраклары акрын темпта арткан төбәкләр билгеле
(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Еврей автономияле өлкәсендә, Ненец һәм Чукот автономияле округларында тәүлек эчендә коронавирус үсеше күзәтелмәгән, дип хәбәр иттеләр журналистларга коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Еврей автономияле өлкәсе, Ненец автономияле округы, Чукотка автономияле округы — 0 процент, 2. Алтай Республикасы — 0,02 процент, 3. Тыва, Хабаровск крае — 0,04 процент», — диелгән хәбәрдә.