«Закирның урыны оҗмах түрләрендә булсын»: Актанышта хәрбине соңгы юлга озаттылар
Актаныш районының Иске Сәфәр авылында махсус хәрби операциядә һаләк булган Закир Зиннуров белән хушлаштылар. Бу хакта "Вконтакте"да Актаныш районы советы төркемендә хәбәр итәләр.
Матәм мәрәсимендә район башлыгы Ленар Зарипов, Чечня сугышы ветераннары, мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашлары катнашты.
Зиннуров Закир Марсель улы. 1978 елның 23 мартында Иске Сәфәр авылында туган.
Иске Сәфәр мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлагач, Актаныш һөнәр училищесында тракторчы-машинист һөнәре үзләштерә.
1996-1998 елларда Түбән Тагилда армия сафларында хезмәт итә.
2001-2002 елларда контракт белән Чечняда хезмәт итә.
Хуҗалыкта механизатор, аннан юл төзелешндә шофер булып эшли.
2023 елның 27 октябрендә Актаныш хәрби комиссариатыннан контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Сержант званиесендә гранатометчик булып хезмәт куя. Шул ук елның 23 ноябрендә алгы сызыкка кереп китә. 1 декабрьдән хәбәрсез югалган булып санала иде.
Закирның урыны оҗмах түрләрендә булсын. Тормыш иптәше Илизаның, кызларының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, олы югалтуны кичерергә сабырлык телибез.
"Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын. Олы кайгыларын уртаклашам. Калган гаиләсенә, тормыш иптәше Илизага, балаларына һәм башка туганнарына сәламәтлек, сабырлык телим", "Урыны җәннәттә булсын. Амин", – дип хәбәрдәге комментарийларда.