Другие новости Грозного и Чечни на этот час

Римма Никитина «Ахмат Сила» җырын яздырган: «Рамзан идет, За Рамзаном – чеченский народ»

Римма, шушы көннәрдә синең Рамзан Кадыровка багышланган «Ахмат – сила» дигән җырың чыккан иде. Каян килде сиңа андый җыр яздыру идеясе? Аның сүзләрен, көен кем иҗат итте? Шул турыда сөйләсәң иде.

Мин бит күпчелек җырларымны үзем язам. Бу җырның да сүзләре дә, көе дә үземнеке. Идеясенә килгәндә, мин быел гыйнвар аенда беренче тапкыр Грозный шәһәрендә булдым. Кавказдан кайтканда Грозный шәһәре аша очтык. Вакыт тар булуга карамастан, шәһәрнең берничә матур урынында булырга өлгердем.

Икенче тапкыр бу матур шәһәрне Дагыстанга китешли май аенда карадым. «Чечня йөрәге» мәчетенә кереп, башка матур урыннарында булдым. Кыш көне әле шәһәрнең бөтен матурлыгы күренмәгән икән, майда барганымда шундый сокланып кайттым. Көз башында Осетиядән кайтканда шулай ук Грозный аша очтык. Тагын «Чечня йөрәге»нә кердек. Менә шул вакытта минем күңелдә әлеге шәһәр турында җыр яздыру идеясе туды.

Мин аны уйлап йөри идем инде. Сүзләре шунда вакытта үзеннән-үзе килде. Тиздән Грозныйда шәһәр көнен бәйрәм итәчәкләр, барысына да бүләк итеп яздырыйм әле мин бу җырны, минәйтәм. Яздырдым да бирегә шәһәр көненә килдем. Шул ук көнне җырга клип та төшердек. Съемкалар кичә генә тәмамланды, мин әле дә Грозныйда. Бу юлы инде инде шәһәрнең йөрмәгән урынын калдырмадык. Шундый матур шәһәр. Шаккатым мин чисталыгына, халыкның тәртипле булуына. Килгән туристларга мөнәсәбәт шундый яхшы биредә.

Мине, хәтта, Татарстаннан икәнемне белгәч, берничә тапкыр таксида бушлай илтеп куйдылар. Бездә шулай бушка илтеп куюларын күз алдына да китереп булмый. Халык тәртипле, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар. «Сине анда урлап киттеләрме әллә?» – дип язган булалар инде миңа. Юк, биредә хатын-кызларга хөрмәт зур.

Римма Никитинаның җырында мондый юллар бар:

«Светлый азан уловлю я душой,

Чечня, расцветай, мы гордимся тобой.

Ахмат – сила, Аллаху Акбар,

Ахмат – сила, веру дает.

Рамзан вперед, Рамзан идет,

За Рамзаном – чеченский народ».

Бу җырга карата реакцияләр күп булгандыр, әйеме?

Шундый күп булды. Мин моны көткән идем, дөресен әйткәндә. Ләкин моның кадәр үк булыр дип уйламаган идем. Позитив комментарийлар да, тискәреләрне дә бик күп калдыралар.

Керәшен кызы була торып, «Аллаһ әкбәр» дип җырлыйсың, дип тә язганнар.

Минем әнием мөселман. Мин Аллаһы Тәгалә бер икәненә ышанам. Мин мәчеткә дә, чиркәүгә дә бик рәхәтләнеп керәм. Диннәрне бүлмим. Ике дин булган гаиләдә үсеп, минем «Аллаһы әкбәр» дип җырларга хакым бардыр дип уйлыйм. Ә инде «Ахмат – сила» – ул аларның лозунгы. Безнең «Без булдырабыз» дигән сүзебез шикелле.

Мин әлеге җырымда Грозный шәһәре, аның халкы турында җырлыйм. Җырны бик ошаттылар. Аны инде «өстәге» кешеләр дә ишеткән, барысына да бик ошаган. Барысы да яхшы булыр дип уйлыйм. Ә сөйләгәннәр – сөйләсеннәр, минем исем дә китми. Минем бу җырым әнигә дә бик ошады. «Аллаһ» сүзе кушып җырлауның бер начарлыгын да күрмим.

Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан

Үзең әйтмешли, «өстәгеләргә», алай гына да түгел, барысына да яраклашырга тырышасың, дип тә язалар.

Язалар инде, анда нәрсә генә язып тутырмаганнар. Имеш, Рамзан Кадыров миңа машина, фатир алып биргән икән. «Мерседес» бирдеме икән, «Приорамы?» – дип сөйләшәләр, ни генә юк ул комментарийлар арасында. Кешенең фантазиясенә шаккатам. Ул комментарийларны укыйм, көләм дә үз юлым белән алга таба баруымны дәвам итәм.

Ә инде яраклашу дигәндә, минем «Безнең Татарстан» дигән җырым да бар. «Рөстәм Миңнеханов – безнең «текә» шеф, без булдырабыз» дип җырлыйм мин анда. Россия турында да җыр яздырдым. Чөнки мин Россиядә яшим, үз илемне яратам һәм аның белән горурланам.

Ә Грозный турындагы җырымны мин шәһәрне бик яратып калганга яздырдым. Әлбәттә, аның чәчәк атуы өчен Рамзан Кадыров күп көч куйган. Минем аңа карата мөнәсәбәтем бик яхшы. Җирле халык та аны бик хөрмәт итә икән, барысы да Чечня өчен аның бик күп тырышлык куйганын әйтәләр. Ул бит «за свой народ я жизнь отдам» дип әйтә, үз халкы белән горурлана. Мин дә моны күрәм һәм шуңа да әлеге җырны яздым.

Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан

Җырның кушымтасы миңа Чечняда вакытта ук килде. «Ахмат – сила, Аллаһу акбар» дип җырлап чыгып бара идем инде мин Чечнядан чыгып барганда ук. Аннан күңелгә: «Сердце Чечни покоряет сердца» дигән өченче, аннан беренче, аннан соң гына икенче куплеты килде. Сүзләре дә, көе дә матур килеп чыкты. Чечня халкына да бик ошады. Минем өчен иң мөһиме – җырларымның халыкка ошавы. Әгәр дә алар бу җырны күтәреп алалар икән, Чечня халкы арасында да минем үз тыңлаучыларым барлыкка киләчәк. Бу бит инде – үзе зур уңыш.

Мин биредән бик уңай тәэсирләр белән кайтачакмын. Тагын җырлар язармын бу шәһәр турында, дип өметләнәм әле мин.

Мин, гомумән, күп сәяхәт итәргә яратам. Мин акча җыеп ята торган кеше түгел, миннән булмый да ул. Аз гына акчам булу белән мин төрле җирләргә сәяхәткә чыгып китәм. Чөнки сәяхәт ул – хис-кичерешләр. Алар миңа яңа җырлар язарга этәргеч бирә, мине илһамландыра. Сентябрьдә Осетияне бик ошатып кайттым. Киләсе җырым, бәлки, Осетия турында булыр.

Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан

Соңгы арада гел патриотик рухтагы җырлар сайлыйсың. Бу ни белән бәйле?

Әйе шул. Россия турында җырым чыкты бит инде. Бәлки, шундый тыныч булмаган вакытта үз илеңнең кадерен тагын да ныграк белә башлаудан киләдер бу. Татарстан турындагы җырым чыкканга 4-5 ел вакыт узгандыр инде. Яшел Үзән турында да җыр башкардым. Анысы буенча авторы: «Нәкъ менә Римма Никитина җырлавын телим», – дип үзе чыкты. Яшел Үзәннең башлыгына да бик ошады ул җыр.

Хәзер инде Уфадан: «Сезнең шәһәр турында җыр башкаруыгыз ничә сум тора?» – дип сорап язалар. Бәлки, Уфа турында да язармын. Әмма мин болай гына яза алмыйм, миңа моның өчен анда булырга, илһамланырга кирәк. «Ахмат – сила»ны да миннән беркем дә сорап яздырмады. Бу – минем шәхси теләгем булды.

Ә болай патриотик рухтагы җырларым начар килеп чыкмый сыман. Артымнан сөйләүчеләр күп булгач, димәк, алга таба да шундый җырлар язарга кирәк (көлә). Тиздән менә махсус операциядәге егетләргә багышланган җырым чыгачак. «Россия» җырым чыкканнан соң, махсус операциядәге егетләр «безгә багышлап та җырла әле, Римма» дип бик күп яздылар. Дөньяда нинди хәлләр бара, тормыш нинди – шул турыда җырлыйбыз инде. Гел мәхәббәт турында гына җырлап булмый бит. Мәхәббәт турындагы җырларым болай да күп бит инде минем.

Синең татарча җырларың чыгачакмы әле?

Татарча җырларым көтелми, чөнки русча альбом чыгарырга әзерләнәм. Тиздән аның презентациясе булачак, шуңа җырлар туплыйм. Ә татарча җырларга килгәндә, болай да йөздән артык татарча җырым бар. Аларын да җырлап бетерергә кирәк әле. Әлегә русча һәм башка телләрдә җырларга планлаштырам.

Фото: © Римма Никитинаның шәхси архивыннан

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Грозном, в Чечне и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Грозном

Ria.city

Боец Минаков: явление поп-ММА должно отвечать морально-этическим нормам

XI Всероссийский конкурс «Лучшая инклюзивная школа России-2024»

В Ульяновске ищут чеченца и ростовчанина

«Нестареющая дружба»: выпускники школы на юге Карелии встретились спустя 55 лет

Музыкальные новости

Путин отмечает день рождения

«Европа Плюс» отправит 10 слушателей в Стамбул на концерт Thirty Seconds to Mars

Содружественные страны // Главы МИДов государств СНГ выступили на разогреве перед лидерами

Певица Натали Орли спела для самых ярких бизнес-леди России

Новости Грозного

Боец Минаков: явление поп-ММА должно отвечать морально-этическим нормам

«Нестареющая дружба»: выпускники школы на юге Карелии встретились спустя 55 лет

Сын Кадырова призвал чеченцев не участвовать в боях поп-ММА

Глава администрации Курска Игорь Куцак станет слушателем на обучении управленцев

Экология в Чечне

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.

Гастроэнтеролог Садыков назвал 3 основные причины непреодолимой тяги к сладкому

Стартовал физкультурно-спортивный фестиваль для людей с инвалидностью «Сочи-2024»

Витамин В5: Боли в суставах и другие признаки нехватки пантотеновой кислоты

Спорт в Чечне

Кудерметова и Хаочин проиграли в матче за титул в парном разряде WTA 1000 в Пекине

Янник Синнер вышел в третий круг «Мастерса» в Шанхае

Даниил Медведев выходит в 4-й раунд ATP Шанхая после победы над Арнальди

Синнер сделал предложение Калинской на вечеринке в Нью-Йорке. Россиянка согласилась

Moscow.media

Брандушка разноцветная

XI Всероссийский конкурс «Лучшая инклюзивная школа России-2024»

Мыс Кырсай

Релиз трека. Релиз новой песни. Релиз сингла. Релиз Музыкального альбома.











Топ новостей на этот час в Грозном и Чечне

Rss.plus






Сын Кадырова призвал чеченцев не участвовать в боях поп-ММА

XI Всероссийский конкурс «Лучшая инклюзивная школа России-2024»

«Нестареющая дружба»: выпускники школы на юге Карелии встретились спустя 55 лет

Римма Никитина «Ахмат Сила» җырын яздырган: «Рамзан идет, За Рамзаном – чеченский народ»