«Мунча төзергә, автобус алырга вәгъдә итте»: 10 балалы Зәмир хәрби операциягә киткән

«Мунча төзергә, автобус алырга вәгъдә итте»: 10 балалы Зәмир хәрби операциягә киткән

Зәмир һәм Әлфия Гобәйдуллиннар ун бала тәрбияли – өч бала үзләренеке һәм җидесе тәрбиягә алынган. Гаилә башлыгының Чечняда һәм Африкада «Вагнер» составында хезмәт иткән өчен берничә медале бар. Күптән түгел ул махсус хәрби операциягә киткән.

Пенсиягә чыккач, «Вагнер» белән контракт төзи

Зәмир Гобәйдуллин, армиядә хезмәт итеп, контракт имзалый һәм Чечня хәрби кампаниясендә катнаша. Кайткач, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына эшкә урнаша, янгын күзәтчелегендә эшли. Шул вакытта ул Әлфия белән таныша. Аларның гаиләсе үсә: бер-бер артлы ике ул һәм бер кыз туа. Бүген Азат белән Булат эшли, ә Алина педагогика уку йортында укый.

Пенсиягә чыккач, Зәмир контракт төзергә карар итә, ул «Вагнер» хосусый компаниясенә китә, штурмовик булып хезмәт итә. Сигез ай Ливиядә һәм Сүриядә була, өенә кайта, өч ай ял итә, һәм шунда махсус хәрби операция башлана. Зәмир тынычлык өчен дошманга һөҗүм итүчеләр сафларына яңадан баса.

Хәзер Әлфия хуҗалыкны берүзе алып бара, дөресен генә әйткәндә: ярдәмчеләре күп, шуңа күрә зур бакчаны да, өйдә чисталыкны да, тәртипне дә сакларга мөмкин. Элек мал да асраганнар, әмма хәзер инде көчләреннән килми, сигез мәчеләре генә калган.

«Ирем балаларны шәфкатьле булсыннар дип тәрбияләде, кызганып, шушы мәчеләрне өйгә алып кайталар», – дип елмая Әлфия.

Гаилә башлыгы һәрвакыт балаларны тәрбияләүгә күп вакыт багышлады, дип сөйли тормыш иптәше: малайларга карата кырыс һәм таләпчән булган, ә кызларны кайвакыт иркәләгән. Барысын да әниләрен хөрмәт итәргә өйрәткән.

Үлгән хезмәттәшенең кызын тәрбиягә алган

Әлфия биш кешелек гаиләләренең кинәт ике тапкырдан артык үсүе турында сөйләде – хәзер алар 12 кеше.

«Бер көнне Зәмирнең хезмәттәшенең абыйсы шалтыратты. Иремнең хәрби дусты һәлак булуын, ә кызын балалар йортына җибәрергә теләүләрен сөйләде. Ул аны үзе элек хөкем ителгәнгә күрә үз янына ала алмаган, кызның әнисе белән дә маҗаралар булып торган», – дип искә ала Әлфия.

Өч көн эчендә ир белән хатын документлар җыеп, Оренбургка китәләр. Гомумән алганда, кызны балалыкка алу өчен бер ай вакыт киткән.

«Без ул вакытта бай яшәмәдек. Юлга ипи һәм тавык кына алдык. Александраны күргәч, шунда ук үзебезнеке кебек кабул иттек. Ул вакытта аңа тугыз яшь иде, зур матур күзле. «Москва слезвам не верит» фильмындагы Александрга охшаган. Хәзер аңа инде 17 яшь, юридик факультетта укый», – дип сөйләде күп балалы ана.

«Балаларның бер-берсенә иң якын кешеләр икәнен белүләрен телим»

Ә соңыннан гаилә шәһәрдән читтәге йортка күченә. Саша Интернетта йорт тапкан һәм хәзер алар әти-әнисе белән шунда яшиләр.

Зәмир һәм Әлфия, инде дүрт бала әти-әнисе булганнан соң, вакыт-вакыт балалар йортларына барып, балаларны сыйлап, сәдакалар биреп йөргән. Шундый очрашуларның берсендә Арина белән очрашканнар.

«Без аңа шунда ук гашыйк булдык. Минемчә, аңа гашыйк булмау мөмкин түгел. Аннары без аның ике абыйсы барлыгын белдек, ә аннары тагын ике сеңлесе бар икәнен ишеттек, алар «Дом малютки»да иде. Аларның барысын да үзебезгә алдык», – дип көлә хатын.

Шулай итеп гаиләдә Адель, Данил, Арина, Азалия һәм Камилә барлыкка килә. Иң кечкенә Камиләгә, аны Гобәйдуллиннар алып киткәндә, ике яшь кенә була.

Коля – унынчы бала – гаиләгә былтыр килгән, хәзер аңа 10 яшь. Аннан әти-әнисе аннан баш тарткан. Гобәйдуллиннарга малайны балалар йортына җибәрәчәкләрен әйткәннәр.

«Без аны да үзебезгә алырга карар кылдык», – дип елмая Әлфия.

«Хыялым тормышка ашыр дип беркайчан да уйламаган идем»

Гобәйдуллиннарның үз традицияләре бар – яңа елда алар һичшиксез бергә җыелалар.

«Кемдер дуслары белән билгеләп үтәргә теләсә, бездә мондый искәрмәләр кабул ителми. Мин балаларның бер-берсе өчен иң якын кешеләр икәнен, бер гаилә икәнен һәм бер-берсенә таяна алуларын белүләрен телим. Гаилә бәйрәмнәре – бергә булуны тою өчен яхшы традиция», – ди Әлфия.

«Гаилә тагын да зураерга җыенамы?» дигән сорауга Әлфия елмайды гына.

«Без әлегә бу турыда уйламадык. Ләкин миңа зур гаилә ошый. Азат һәм Булат очрашып йөргән кызлары белән килгәндә һәм ирем өйдә булганда, безнең шундый зур гаилә җыела, шулкадәр шау – шу була. Миңа бу бик ошый. Балачакта минем бер генә апам бар иде, һәм мин һәрвакыт күп абый-апаларым булсын дип хыялландым, зур гаилә теләдем. Ләкин минем хыялым тормышка ашыр дип беркайчан да уйламаган идем», – дип сөйли Әлфия.

«Ирем хәрби операциядә булганда, аны уллары алыштыра»

Шулай килеп чыга, белеме буенча аш-су остасы Әлфия, хәзер «әни булып эшли». Сүз уңаеннан, балачакта ул зур гаилә турында гына хыялланып калмаган, ә тәрбияче булырга да теләгән.

Безнең белән сөйләшкәндә, Әлфия кружкадан чәй эчә. Анда «Альфия может все» дип язылган. Елмая, кружканы аңа дуслары күптән бүләк иткән. Ләкин хәзер бу аның тормыш девизы.

«Азат – пешекче, Булат автосалонда эшли, Алина педагогия көллиятендә укый, Саша – юридик факультетта, калганнары әлегә мәктәптә. Иң олысына 25 яшь, ә иң кечесенә – 4. Хуҗалыкта миңа кызым Арина ярдәм итә, без барысын бергә эшлибез. Ире хәрби операциядә булганда, уллары аны алыштыра. Әгәр Азат һәм Булат булмаса, Адель өлкән булып – гаилә башлыгы урынына кала. Хуҗалыктагы ир-ат эшләрен ул 14 яшендә башкара ала», – ди әнисе горурлык белән.

Ире турында сөйләшә башлагач, Әлфиянең карашы кискен үзгәрде. Бу хакта сөйләү аңа җиңел түгел. Зәмир күптәннән контракт төзергә теләвен әйткән булган, ләкин ул моны кабул итәргә теләмәгән.

«Ул, карар кабул иткәч, шунда ук бу хакта сүз бүтән алып барылмаячагын әйтте», – дип сөйли Әлфия.

Башта ул «Вагнер» белән 8 айга контракт төзегән.

«Ул Африкада хезмәт итте, Ливиядә дә, Сүриядә дә булды. Аннары өйгә кайтты. Ул кайткач, без чын бәйрәм оештырдык, монда дуслар күп җыелды. Һәм аның эте дә бик шатланды – аны җиргә үк егып салды», – дип искә ала Альфия.

Өч айдан соң Зәмир кабат сугышка барачагын хәбәр итә.

«Улларым да хәрби операциягә китәчәкләрен әйтә»

«Балалар бик кайгырды, аны кире уйларга үгетләделәр. Булат белән Азат та шунда барачакларын әйтә башладылар, ләкин мин шунда ук аларга монда аларсыз булдыра алмаячагымны әйттем. Әтиләре кайтсын, аннары алар китәр. Әлбәттә, мин аларны җибәрергә теләмим, теләсә нинди ана үз балаларын җибәрергә теләми. Ләкин аларны ташламалар һәм түләүләр кызыктыра, хәзер фатир өчен акча эшләп булмый», – дип фикер йөртә ул.

Әлфия әйтүенчә, Африкада булган хәлләр хәрби операция кебек үк куркыныч булмаган.

«Миңа аны бу юлы җибәрү куркынычрак булды. Ул әлегә берничә тапкыр элемтәгә чыкты, барысы да яхшы дип әйтте. Ләкин миңа барыбер авыр», – ди ул.

Зәмир балаларга мунча төзергә һәм автобус сатып алырга вәгъдә иткән.

«Балалар гел диңгезгә алып баруны сорыйлар, ләкин барыбызга бергә бара алмыйбыз – бу бик кыйммәт булачак. Шуңа күрә без автобус турында хыялланабыз. Әтиебез автобуска да, мунчага да җитәр дип вәгъдә итте», – дип елмая күп балалы ана.

"Татар-информ" язмасы тәрҗемә ителде

Фото һәм видео: Гобәйдуллиннарның гаилә архивыннан

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Грозном, в Чечне и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Грозном

Ria.city

У фильмов «Летят журавли», «Война и мир» и «Иван Грозный» могут появиться ремейки

Жизнь и смерть Жанны Фриске: измены, потери и другие испытания певицы за отведенные ей 40 лет

Народный артист Никоненко предложил уволить министра просвещения после инициативы снять ремейки советских фильмов

Минкульт: идея о ремейках советских фильмов исходила из Минпросвещения

Музыкальные новости

Тренер Игнатьев не верит, что ЦСКА поборется за чемпионство в новом сезоне РПЛ

Погружение на 124 метра после двух пересадок роговицы

Надежда Бабкина выступит сегодня на юбилейном Дне города в Порхове

В оборонных хищениях наступила свобода // Из семи фигурантов громкого дела отсидит только один

Новости Грозного

Минфин России предложил продлить эксперимент по исламскому банкингу на два года

Спустя 24 года осудят боевика за участие в нападении на пермский ОМОН в Чечне

Ярослав Нилов призвал детально изучить причины детского аутизма

Из сердца Урала — в сердце Чечни: в Грозном представили выставку Невьянского историко-архитектурного музея

Экология в Чечне

На курорты Анапы, Новороссийска и Геленджика пришла новая напасть: туристы уже опасаются выходить на улицу

Гала-закрытие I Международного фестиваля «Мир классического романса» состоится в Капелле Санкт-Петербурга

КАК КУПАТЬСЯ БЕЗОПАСНО?

Венозная и капиллярная кровь: в чём разница и какой анализ точнее

Спорт в Чечне

Россиянка Шнайдер проиграла американке Наварро на Уимблдоне

Более 100 спортсменов в Саратове принимают участие в Кубке России по настольному теннису памяти Паралимпийской чемпионки Наталии Мартяшевой

Энди Маррей заявил о желании стать тренером

Медведев едва не проиграл на неудобном корте Уимблдона. Россиянин с трудом вышел в третий круг

Moscow.media

КАК АНТАГОНИСТ МОЖЕТ ИЗМЕНИТЬ МИР ИЛИ ИСТОРИЯ ОДНОГО МОСКОВСКОГО РЭПЕРА.

Начальник сервисного локомотивного депо «Иваново» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» Сергей Черемохин принял участие во вручении дипломов студентам Ивановского железнодорожного колледжа

В Екатеринбурге восьмиклассница оформила на мать кредит для мошенников

Китайская марка Jetta официально пришла в Россию после года «серых» поставок











Топ новостей на этот час в Грозном и Чечне

Rss.plus






В России предлагают переснять сразу несколько шедевров советской киноклассики. Зачем понадобилось переделывать «Войну и мир», «Судьбу человека» и «Летят журавли»?

Минфин России предложил продлить эксперимент по исламскому банкингу на два года

В Минкульте объяснили идею переснять "Летят журавли" мировым опытом в кино

Минпросвещения предложило сделать ремейки 30 советских фильмов