Казанда яшәүче өч кеше Пенза өлкәсендә коточкыч авариядә һәлак булган
Пенза өлкәсенең Городище районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган, анда Казаннан өч кешенең гомере өзелгән.
Пенза өлкәсе дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, авария 7 февраль көнне көндез Городище – Никольск – Ночка автомобиль юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, ярымприцеплы «КамАЗ» йөк машинасы Citroеn минивэны белән бәрелешкән.
Citroеn йөртүчесе һәм аның өч пассажиры – 58, 32 һәм 30 яшьлек ир-атлар алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында вафат булган.
«КамАЗ» йөртүчесе, шулай ук Citroеn’ның ике пассажиры – 43 һәм 25 яшьлек ир-атлар – төрле җәрәхәтләр алган, хастаханәгә озатылган.
«РИА Новости» хәбәр итүенчә, һәлак булган ир-атларның өчесе Казан кешесе, ә берсе – Удмуртиянең Можга шәһәреннән. Алар минивэнда өйләренә кайтып барганнар.
Фото: © Пенза өлкәсенең дәүләт автоинспекциясе