«Аигел»нең яңа клибы нигезендә кино төшерәчәкләр
Чаллыда туып үскән Айгөл Гайсина җырлый торган «Аигел» төркеменең «Пыяла» дигән яңа клибы чыкты. Режиссер Алинә Насыйбуллина шушы клип нигезендә кино төшерергә җыена. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Татар телендәге тректа режиссер үзенең фильмының сценарие белән охшашлык тапкан.
Былтыр «Аигел» төркеме инглиз телендә беренче җырын чыгарган. Төркемнең иң популяр җыры «Татарин» иде, диелә бу хәбәрдә.