Добавить новость
Другие новости Гайсина и Винницкой области на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

«Вилданов» фермер хуҗалыгында механизаторлар җитәкче белән иңне-иңгә куеп эшли

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгында еш булырга туры килә. Менә бу юлы да, әлеге хуҗалыкка килгәндә, биредә соңгы гектарларда печән җыю белән мәшгуль иделәр. 

Һәрвакыттагыча безне хуҗалык идарәчесе Фәйзәр Гайсин каршы алды. 

– Терлек азыгын әзерләп бетердек диярлек. Әле менә 250 тонна сенажны чокырларга урнаштырдык, 1200 рулон печәнне алып кайтып, саклагычларга салып куйдык, – диде ул басу юлыннан барганда. 

Ниһаять, аның белән 250 гектарлы кындырак басуына килеп җиттек. Теземнәргә салынган кипкән үләнне кысып-җыюда биредә тәҗрибәле механизаторлар Әхмәтнур Хаматов, Әгъзәмнур Гайфетдинов, Филарит Зәйнетдинов, Фәрит Шәмсемөхәммәтов эшли. Печәнне саклагычларга Марат Мөхәмәтдинов, Алексей Кремлев, Сергей Кожевников төяп алып кайталар, урнаштыралар.

Эшләреннән туктап, алар Фәйзәр Гайсин белән сөйләшеп алалар.

– Болытлап тора әле, егетләр. Яңгыр яумагае. Бу кырдагы печәнне алып бетерергә тырышырга кирәк, – ди ул, борчылып. – Яңгыры да кирәк. Күптәннән юньләп дым күргән юк бит. Корыга китте. 

Чыннан да, көндезге эсселектән соң, кичкә таба күкне кара болытлар каплап алды. Эшчеләр техникаларына җитез генә утырып, янә печән җыюга керешкәч тә, хуҗалык идарәчесе белән янә терлек азыгы әзерләү турында сөйләшеп киттек. 

– Фәйзәр абый, быел малга азык җитәрлек булырмы соң? Кышны тук чыгарлыкмы? – дип сорау бирәм. 

– Нишләп җитмәсен? Җитә! Хуҗалыгыбызда булган 1000 баш мөгезле эре терлеккә (360 савым сыеры, 400ләп тана, калганы – үгез малы) җитәрлек азык әзерлибез. Әйткәнемчә, булган печәннең барысын да җыеп бетердек диярлек, сенажны да чокырларга салып куйдык, – диде ул. 

Сүз уңаеннан, сенаж салуда «Ягуар»да, «КамАЗ» машинасында яшь һәм уңган егетләребез Фәнзәр, Фирзәр Шәфыйковлар, аларның өлкәнрәк хезмәттәшләре Леонид Черпаков, Петр Петров эшләделәр. Хуҗалык җитәкчесе Газинур Вилданов исә механизатор Илдар Таһиров белән бергә чиратлашып «Макдон» белән сенажга үлән екканнар. 

– Бүгенге көндә хуҗалыкта ягулык-майлау материалларына кытлык юк. Һәрнәрсәне вакытында, өзеклекләрсез эшлибез. Хезмәт хакларын да вакытында бирәбез. Печәндә, сенаж әзерләүдә эшләгән механизаторларыбызга премия итеп печән бирелде, – диде Фәйзәр Гайсин. – Аллага шөкер, быел да малларыбыз азыксыз калмас, – диде ул хушлашканда. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гайсине

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Гайсине и Винницкой области

Rss.plus