Күпфатирлы йорт – Круглое Поледа, күпфункцияле үзәк Ташкичүдә төзеләчәк
2015 ел тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Бүген һәр тармак хезмәтчәннәре үз эшләренә нәтиҗә ясый. Соңгы елларда районның төзелеш өлкәсе дә шактый зур үзгәрешләр кичерә. Шәхси йортлар төзү буенча һәр ел саен планны икешәр тапкырга кадәр арттыру турында газета битләрендә һәрдаим кабатлап торабыз. Инде дистә еллар буе тукталып торган эшкә – күпфатирлы йортлар төзүгә керештек. Участокларны электр, газ челтәрләре, чиста су белән тәэмин итәргә дә өлгер генә. Бәхеткә, республикада максатчан программалар эшли. Читать дальше...