Мы в Telegram
Добавить новость

Әгерҗене колачлаган бәйрәм

Ике айга якын Иске Эсләк, Ямурза, Кичкетаң, Кодаш, Әгерҗе зоналарында иҗат һәм фольклор коллективлары арасында традицион “Мәдәни салават күпере“ район смотр бәйгесе узды. Анда 1500 сәхнә остасы катнашты.

Ә иң яхшы коллективлар финалда янә бер кат “иләктән иләнделәр“. Алардан сайлап алынган 15 чыгышны сәхнә осталары район Мәдәният сараенда гала-концертта тәкъдим иттеләр. Вәт, ичмасам, бәйрәм булды ул! 

Авыл күренеше... Менә бу мәхәббәт күпере – яшьләрнең очрашу урыны. Әнә, мичтә дөрләп утын яна, тиздән уңган хуҗабикәнең камыры кабарыр да, өй эченә хуш ис таратып кызу мичтә күпереп пешеп чыгар. Борынгы авыл өендәге чигүле мендәр һәм сөлгеләр, суккан паласлар, өстәл өстендәге җиз самавыр, лампа, әйтерсең лә, безне ерак балачакка алып кайтты. Бар иде шул гөбедә май язган, палас суккан, йон эрләгән заманнар... Татар, рус, мари, удмурт халыклары борынгыдан килгән йолалар, традицияләр, бәйрәм-уеннар, җыр-биюләрне сәхнәдә ничек матур, зәвыклы итеп күрсәтә алдылар.

АУЛАК ӨЙЛӘР, КИЧКЕ УЕННАР

...Хәтерлисезме икән, элек авылларда елгага төшеп кер чайкау, басмада палас юу, ком белән самавыр ышку дигән гадәт бар иде. Девәтернәнең сәхнә осталары бу күренешне шулкадәр матур итеп күрсәттеләр. Ә кызлар җыелган җирдә егетләр булмыймы соң инде?! Ә бергә җыелгач, уен-көлке, җыр-биюсез таралышу кая ул?! Менә шунда егет белән кыз арасында мәхәббәт очкыны кабына...

Ә печән өсте... Күмәкләшеп басуда печән чабу, аны әйләндереп киптерү, чүмәләгә  салу... Авыр эштән соң учакта пешкән ашның тәмлелеге... Аннан кичен уенга төшү, арган тәнне ял иттерү... Хәзер инде кулга чалгы тотып печән чабулар да онытылып бара. Кая инде ул болында кичке уеннар, урам буйлап гармун тартып җырлап барулар... Тәбәрле Мәдәният йорты сәхнә осталары элекке авыл тормышының нәкъ бер тынгысыз көнен әнә шулай сурәтләп күрсәттеләр.

Ә болары кемнәр соң? Сәхнә тулы халык, кызларның кулларында – ап-ак киндер сөлгеләр. Кадрәк үзешчәннәре “Киндер тукыма агарту“ күренешен җыр-биюләргә төреп бирделәр. Утызлап сәхнә остасының берьюлы тыпырдавына идән ничек чыдады  икән?! 

Аулак өйләрдә уңган авыл апайлары бәйләү, чигү, гомумән, кул эшләре буенча осталыкларын күрсәтә, егет-кызлар өздереп бии, җырлый. Бима Мәдәният йорты сәхнә осталары “Кич утыру“ күренешен күрсәтеп хатирәләр яңарттылар.

Ә әбиләрнең сандыгына күз салганыгыз бармы сезнең? Анда милли күлмәкләр дә, киндер сөлгеләр дә, бизәнү әйберләре дә күп. Әнә, Пеләмеш осталары уен коралларында уйнап-җырлап күңел ачканда, бала-чагалар әбиләренең сандыгын актара. Ә әбиләре аларга һәрнәрсәнең матур тарихын сөйли...

–       20дән артык үзешчәнне алып килдек фестивальгә. Иң өлкән апай-абыйлар Алексей–Дуся Насыйровлар, Александр–Лидия Семеновлар, Валентина Михайлова – 70 яшьтән узган үзешчәннәребез. Ә менә бу барабанны үзем Йошкар-Олага барып биш мең сумга сатып алдым. Чыгышыбызны энәсеннән җебенә кадәр төптән уйладык. Ә күмәк башкарылган эшнең нәтиҗәсе дә матур була, – ди Мәдәният йорты мөдире Владимир Осипов.

Кашыкчылар да килгән бәйрәмгә. Үзләре дә матур, көйләре дә бик дәртле. Красный бор үзешчәннәре “Май чабу“ бәйрәменең бер күренешен күрсәттеләр. Сарсак-Омга сәхнә осталары удмуртларның дини бәйрәме йолаларын искә төшерсәләр, Варкләд-Бодья клубы үзешчәннәре “Җәйге күңел ачулар“га алып кайттылар.

“Мәдәни салават күпере“ бәйрәменең гала-конңертына быел Көчек авылы үзешчәннәре дә эләккән. Әнә, олысы-кечесе “Орчык“ бәйрәменә җыелган. Такмак әйтеш, “Орчык“ уены, җыр-биюләре бик тә үзенчәлекле һәм матур килеп чыкты.

Исәнбайның “Өмет“, баянчыларның “Көмеш телле гармун“ халык ансамбле, Иж-Бубыйның “Хыял“, ветераннарның “Мирас“ ансамбльләре чыгышлары да көчле алкышларга күмелде. Район Мәдәният сараеның сәхнә осталары чыгышы да күңелләргә үтеп керде. Кырындыдан Баязит Ахунов уйнаган курай моңында Таңсылу Нәҗипова сөйләгән “Гайшә бәете“ күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.

ӘГЕРҖЕ СӘХНӘ ОСТАЛАРЫНА БАЙ

Бер кичтә әнә шулай никадәр матур йорлаларыбызны искә төшерделәр сәхнә осталары. Афәрин! Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Казан кунаклары – милли мәдәниятне үстерү республика үзәгенең директор урынбасары Гали Габдрахманов һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин Әгерҗе районының сәхнә йолдызларына югары бәя бирделәр. 

–       Сезнең төбәктә  төрле милләт халыкларының дус яшәвенә, аларның сәхнә осталыгына сокландым. Милли йолаларыбызны онытмавыгызга сөендем, – диде Гали Габдрахманов.

Бу көнне чыгыш ясаган коллективларга, сәхнәне бизәгән кул осталарына бүләкләр тапшырылды. Ә иң зур бүләк Кубокка Пеләмеш Мәдәният йорты үзешчәннәре лаек булды.

Белешмә.

Смотр-бәйгедә барлыгы 38 Мәдәният йорты катнашты.

1500 кеше үзенең сәхнә осталыгын күрсәтте.

Гала-концертта 15 иҗат һәм фольклор коллективлары чыгыш ясады.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Гале, в Абхазии и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гале

Ria.city

Уволиться из банка ради карьеры кондитера: шоколадная история томички

В Казань прибыл Президент Гвинеи-Бисау — в аэропорту его встретил Минниханов

Станислав Кондрашов Telf AG: немецкий Thyssenkrupp сокращает выпуск стали

Нижегородская сборная стала второй в общекомандном зачете на Первенстве России по муайтай

Музыкальные новости

Игорь Маковский: оперативный Штаб «Россети Центр» осуществляет усиленный контроль за работой электросетевого комплекса

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» ПРАВИТ МИРОМ?! Раскрыт реальный смысл Мавзолея на Красной площади России в Москве.

Театр и дети, Культура и Россия: Об артисте госцирка Бурятии Саяне Дондокове

Президент Путин 9 мая заявил, что Запад пытается исказить правду о Второй мировой войне

Новости России

Пассажирские перевозки дальнего следования • Re: Направление Москва- Адлер

Куда двигаются отношения Армении и России?

Пассажирка рейса Екатеринбург — Тбилиси умерла в самолете

Пара из новосибирского села Локти сыграет свадьбу на ВДНХ в Москве

Экология в России и мире

Первый лазертаг на Самуи

В России за год открылось рекордное количество универмагов

Яркое лето с Angsana Velavaru

Новые дорожные ирригаторы Revyline RL 660 PRO поступили в чувашский филиал

Спорт в России и мире

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться

Свентек разгромила соперницу во втором круге турнира в Риме

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме

Moscow.media

Рады познакомить вас с артистами цирка Бурятии: Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

Паромная переправа у Биржевого моста в Петербурге за первую неделю перевезла 2,5 тыс человек

Военные следователи навели порядок на Братской могиле воинов 35-й береговой батареи в Севастополе











Топ новостей на этот час в Гале и Абхазии

Rss.plus






Всероссийский конкурс «Вишневая метель» пройдет в Нижегородской области

Уволиться из банка ради карьеры кондитера: шоколадная история томички

Нижегородская сборная стала второй в общекомандном зачете на Первенстве России по муайтай

Мать живших в петербургском подвале детей тайком забрала их из больницы