Добавить новость
Другие новости Гала и Абхазии на этот час
Добавь свою новость бесплатно - здесь

Йолдызчыклар кабына

Татарстанда быел сигезенче тапкыр керәшен җыруларын яшь башкаручыларның “Туым жондозы” – “Рождественская звезда” фестиваль-конкурсы оештырыла.

Фестивальнең тарихы бай – алдагы ел катнашучылары үзләре турында оныттырмый, иҗади юлларын тагын да югары дәрәҗәдә дәвам итәләр. Төрле ел конкурсантлары “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт фольклор ансамблендә эшлиләр, Татарстанның югары музыка уку йортларында белем алалар, бүтән танылган ансамбльләрдә чыгыш ясап, керәшеннәрне халыкара конкурс һәм фестивальләрдә күрсәтәләр.

“Туым жондозы” – VIII фестиваль-конкурсы үз өстенә керәшен музыка иҗатының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауны, үзенчәлекле ансабль һәм солистларны, халык иҗаты әсәрләрен башкаручыларны табуны максат итеп куя.

Беренче сайлап алу турлары Татарстанның биш зонасында – Чистай, Зәй, Кайбыч, Алабугада һәм Казанда үтте. “Туым жондозы” — “Рождественская звезда” фестиваль-конкурсының йомгаклау туры 17 январь көнне Казан шәһәренең “Ак Барс” Яшьләр үзәге концертлар залында узачак. Анда Татарстанның 20дән артык шәһәр-районнарыннан кала, Башкортстанның Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районнарыннан һәм Йошкар-Оладан килгән конкурсантлар да катнашачак. Конкурс җиде номинациядә узачак: “Этник вокал”, “Халыкчан вокал”, “Фольклор-эстрада вокалы”, “Фольклор ансамбль”, “Вокаль ансамбле”, “Вокаль-инструменталь ансамбль”, “Инструменталь ансамбль”. Җиңүчеләргә конкурс-фестивальнең Лауреаты исеме белән дипломнар тапшырылачак.

Фестивальнең Гала-концерты 16 сәгатьтә башлана. Билетлар буенча 8 917 936 63 68 (Алиса Спиридонова) мөрәҗәгать итегез. 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Гале

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Гале и Абхазии

Rss.plus