Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2026» халыкара конкурсының төбәк этабы башланды
Самара өлкәсендә «Татар кызы – 2026» халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең төбәк этабы башланган. Бу хакта Самара татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.
Конкурсның максаты – татар халкының милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасыбызны тапшыру, аларның интеллектуаль сыйфатларын, иҗади сәләтләрен үстерү һәм чын татар кызы образын формалаштыру, диелә хәбәрдә. I этап – сайлап алу. Кызлар читтән торып катнашачак. II этап – финал:
- үзең белән таныштыру,
- интеллектуаль этап,
- иҗади этап,
- дефиле.
Конкурста җиңүче кыз «Татар кызы» халыкара конкурсының Казанда узачак ярымфиналында Самара өлкәсен тәкъдим итәчәк.