Кемерово өлкәсендә «Без бергә» татар иҗат коллективлары фестивале узган
Кемерово өлкәсе Новокузнецк шәһәрендә «Без бергә» татар иҗат коллективлары фестивале узган. Традицион чара инде бишенче тапкыр үткәрелгән һәм милли традицияләрен сакларга һәм иҗат аша популярлаштырырга омтылучы иң яхшы татар артистларын җыйган. Бу хакта Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә. Быел фестиваль Междуреченск, Киселевск, Прокопьевск, Осинников, Новокузнецк, Ленинск-Кузнецк, Кемерово шәһәрләренең һәм Юрга муниципаль округының талантлы коллективларын берләштергән. Аларның матур чыгышлары тамашачыларны татар кунакчыллыгы мохите белән таныштырган. Кемерово өлкәсе мөфтие, Кемерово өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир Бикчәнтәев фестивальне сәламләү сүзе белән ачып җибәргән. Ул чараның татар халкы өчен мөһимлеген ассызыклаган. Бикчәнтәев билгеләп үткәнчә, фестиваль туган мәдәниятен сакларга һәм үстерергә омтылучы кешеләрне берләштерә. Фестивальдә катнашучылар чараның матур традициягә әйләнүенә, яңа иҗади номерлар тәкъдим итәргә, милләттәшләр белән очрашырга һәм аралашырга мөмкинлек бирүенә шат булуын белдерде. Иң мөһиме — традицион чара кунакларны татар халкының бай мәдәнияте белән таныштыра, диелә хәбәрдә.