Халыкара Изге Коръән премиясе Камал театрында узачак
Халыкара Изге Коръән премиясе Галиәсгар Камал театрында 24 апрельдә узачак. Чара Казанга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын бирү кысаларында оештырыла.
Премияне Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Укучылар конкурсыннан тыш, театр фойесында Коръәннең күп гасырлык тарихына багышланган күргәзмә дә оештырылачак.
Тулырак мәгълүмат белән театрның рәсми сайтында танышырга мөмкин.