Новосибирскида «Себер йолдызы-2026» һәм «Татар егете-2026» ачыкланды
Кичә Новосибирскида «Тимерьюлчы» мәдәният сараенда «Себер йолдызы — 2026» һәм «Татар егете — 2026» финалы гөрләде. Анда 7 кыз һәм 7 егет чын осталык, талант һәм көчле энергетика күрсәтте. Быелгы гала-концерт театраль шоу форматында оештырылды, анда катнашучылар җырчы, биюче һәм артист буларак та үзләрен күрсәтә алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Себер йолдызы — 2026» титулына Вероника Бикмулина лаек булды. Аның ихласлыгы, нәфислеге һәм таланты тамашачыларны яулады. «Татар егете — 2026» титулына Салават Ваһапов лаек булды. Ул – чын татар егете үрнәге.
«Себер йолдызы – Звезда Сибири» һәм «Татар егете – Джигит» төбәкара конкурсы 2008 елдан бирле үткәрелә. Конкурс сәләтле яшьләрне ачыклау, аларны алга таба үстерәүне бурыч итеп куя. Проектны Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге оештыра.