Әйтелмичә калган күпме сүзләр
Үткәннәргә чыктым сәяхәткә
Тукай йөргән эзләр буйлап бүген.
Тормыш юлың бик катлаулы булган,
Син баргансың тартып милләт йөген.
Синең белән гел янәшә булган
Камышлардан үргән юл кәрзинең.
Шушы кәрзин, шушы серле кәрзин
Хисләреңне туплагандыр синең.
«Тукай – денсез», – диеп мактап искән
Замананың мәгънәсез җиле.
Болар – ялган. Кулларыңда йөрткән
Изге Коръән – моның дәлиле.
Кара савытың да моңсулана,
Әйтелмичә калган күпме сүзләр...
Чорлар алышыныр. Милләттәшләр
Үткән гасырлардан сине эзләр.
Әгерҗедән Рәфилә Халматова