Көрәш буенча Казан шәһәренең 2026 елгы чемпионнары билгеле – исемлек
11 апрельдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә көрәш буенча «Казан шәһәре Кубогы» ярышлары узды. Ярышта Казанның 7 районыннан көрәшчеләр катнашты. Спортчылар 9 үлчәү авырлыгында – 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100 һәм 100 килограммнан югарырак үлчәү авырлыгында бил алышты. Ярышта Казанда яшәүче спортчылар, башкалада укучы студентлар, моңа кадәр Казан шәһәре өчен көрәшкән спортчылар катнашты.
Ярышларда 9 үлчәү авырлыгында 27 җиңүче ачыкланды. I урынга – 15, II урынга – 10 һәм III урын өчен 5 мең акчалата бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләр исемлеге:
60 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илшат Купкенов (Мәскәү районы)
- II урын – Кәрим Кәлимуллин (Киров районы)
- III урын – Рәмис Мөбәрәков (Киров районы)
65 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Рүзәл Фәйзрахманов (Совет районы)
- II урын – Муса Әнвәров (Идел буе районы)
- III урын – Рәзил Фәтхуллин (Совет районы)
70 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ильяс Йосыпов («Зилант»)
- II урын – Ислам Юсупов («Зилант»)
- III урын – Инсаф Лотфуллин (Авиатөзелеш районы)
75 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ильяс Гарипов (Яңа Савин районы)
- II урын – Данис Әүхәдиев (Яңа Савин районы)
- III урын – Илназ Борһанов (Авитатөзелеш районы)
80 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илнар Муллахмәтов («Зилант»)
- II урын – Азимжон Котбетдинов (Яңа Савин районы)
- III урын – Ранис Зарипов (Идел буе районы)
85 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ислам Закиров («Зилант»)
- II урын – Айнур Нургалиев (Вахитов районы)
- III урын – Ришат Гобәйдуллин (Вахитов районы)
90 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Ренас Кәлимуллин («Зилант»)
- II урын – Рүзәл Багиров (Авиатөзелеш районы)
- III урын – Әмир Ганиев (Авиатөзелеш районы)
100 кг үлчәү авырлыгы:
- I урын – Илгиз Дәүләтгәрәев (Идел буе районы)
- II урын – Радик Шакиров (Совет районы районы)
- III урын – Ислам Шәйдуллин (Яңа Савин районы)
100 кг.нан артык үлчәү авырлыгы:
- I урын – Руслан Абдуллин («Зилант»)
- II урын – Альберт Ситдыйков («Зилант»)
- III урын Айрат Фәтхуллин (Вахитов районы)
Командалар беренчелеге:
- I урын – Идел буе-Вахитов районы
- II урын – Авиатөзелеш-Яңа Савин районы
- III урын – Совет районы
- IV – Мәскәү-Киров районы
- V – «Зилант» командасы