Олег Газманов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумына килүчеләрне татарча сәламләде
Россиянең халык артисты Олег Газманов 11нче «Мәскәү-Татарстан күпере» яшьләр форумына килүчеләрне татар телендә сәламләде.
Алып баручы искәрткәнчә, 9нчы форумда артист чарага кабат килергә һәм кунаклар белән татарча исәнләшергә вәгъдә иткән булган. «Исәнмесез», - диде Газманов шуннан соң.
Җырчы чараның рухи характерына игътибар итте. «Бу беркетмә генә түгел - кешеләрнең чын күңелдән сөйләве күренеп тора», - дип искәртте ул, киләчәктә дә форумга килергә, шулай ук татарча тагын берничә гыйбарә өйрәнергә вәгъдә биреп.
Олег Газманов белән бер үк вакытта сәхнәгә чыккан Татарстанның атказанган һәм Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшин (Элвин Грей) махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек ярдәм итә башлавы турында сөйләде.
Шуннан соң артистлар бергәләп махсус операция сугышчыларына багышланган «Звездочка в стакане» җырын башкарды.
11нче «Мәскәү – Татарстан күпере» яшьләр форумы РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты мәйданчыгында уза. Аның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Алып баручылар - Максим Шәрәфетдинов һәм Ксения Седунова.