Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Рәисе администрациясе ни өчен республикада төнлә сиреналар эшләвен аңлатты

Бүген төнлә Татарстанда ике тапкыр ракета һөҗүме куркынычын игълан иттеләр, хәбәр итү системасы эшләде, шуннан соң кешеләр вазгыятьне аңлатуны сорап бик күп мөрәҗәгатьләр җибәрде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстанда һава һөҗүме куркынычы турында хәбәр итүнең комплекслы системасы җайга салынган. Бу куркыныч янаганда татарстанлыларга СМС-хәбәр киләчәк, параллель рәвештә халыкка сиреналар, тавыш көчәйткечләр ярдәмендә, домофоннар һәм телевидение аша хәбәр җиткереләчәк дигәнне аңлата.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов барысын да вазгыятьне аңлап кабул итәргә өндәде. Баштарак бу вакытлы уңайсызлыклар тудыруга карамастан, мондый алым куркыныч турында үз вакытында хәбәр итәргә һәм тиешле чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан җитәкчелеге, оборона бүлекчәләре белән берлектә, республиканы саклау өчен кирәкле барлык чараларны күрә. Хәбәр җиткерү халыкның тормышын һәм сәламәтлеген саклауда мөһим алым булып тора», - дип искәрттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә белдерүләренчә, гражданнар оборонасының «БАРЫГЫЗГА ДА ИГЪТИБАР!» сигналы - хәзер мөһим мәгълүмат яңгыраячагы турында хәбәр итүче бердәм сигнал. Ул сиреналар, тавыш көчәйткечләр, телерадиотапшырулар яки транспорт һәм башка хәбәр итү чараларының өзек-өзек кычкыртулары ярдәмендә тапшырылырга мөмкин.

Әгәр дә сез сиренаның озакка сузылган сигналларын ишеткәнсез икән, тавыш көчәйткечләр аша сигнал бирүнең сәбәбен аңлатуларын көтегез яки телерадиотапшырулар аша ашыгыч хәбәр тыңлагыз. Анда килеп туган вазгыять, куркынычның характеры, иминлек чаралары һәм гамәлләр тәртибе турында мәгълүмат булачак. Хәбәр берничә тапкыр кабатланырга мөмкин.

Шулай ук смартфонда Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасыннан килгән СМСны һәм «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы» мобиль кушымтасының пуш-хәбәрнамәсен тикшерегез.

Инструкцияләр нигезендә эш итегез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus