Тольяттида «Язлар моңы-2026» фестивале узды
2026 елның 5 апрелендә Тольяттиның «Автоград» мәдәният үзәгендә «Язлар моңы» унынчы шәһәр үзешчән халык иҗаты фестиваленең гала-концерты һәм «Идел» татар җыры ансамбленең 20 еллыгы узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2026 елда фестиваль Тольятти шәһәрендә татарларның шәһәр милли-мәдәни автономиясе оешуга 25 ел тулуга әзерлек кысаларында уздырылган.
Әлеге фестивальне үткәрү традициягә әйләнде. Ул елдан-ел күбрәк катнашучыларны җыя. Фестиваль татар халкының туган телен һәм милли җырларын саклау һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыру максатында оештырыла, диелә хәбәрдә.