Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Төркиядә татар мөгаллиме Мәрьям Атмаҗа урамы барлыкка килде

Төркия башкаласы Анкараның Чанкыя районында татар мөгаллиме Мәрьям Атмаҗа (кыз фамилиясе – Нигъмәтуллина) урамы барлыкка килгән.

«Әлегә кадәр бу райондагы Габдулла Тукай урамын белә идек, хәзер танылган мәгърифәтче Гобәйдулла Буби кызы Мәрьям Атмаҗа җәддәсе дә (зур урам) бар. Әгерҗенең Иж-Бубый авылында туып-үскән һәм бертуган Бубиларның мәгърифәтчелек юлын, изге эшләрен дәвам иткән Мәрьям хакында Төркиядә эзләнүләр соңгы елларда алып барылды. Оныкларын күрдек. Алар гыйлемле, гаярь йөрәкле татар әбиләре белән бик горурлана», – диде «Татар-информ»га Төркиядә яшәп, иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Фотоны «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура тәкъдим итте

Аның әйтүенчә, Мәрьям Атмаҗа, тарихи вакыйгалар белән кайнап торган XX гасыр башында яшәгән белемле татар кызы, хәйрия эшләрендә актив була.

«46 яшендә Истанбулда намазлыгы өстендә йөрәге тотып вафат була. Галим Айдар Хәйретдинов 2020 елда исемен Татарстанга кайтарды. Минем Мәрьямгә багышланган тикшеренүләр, төрек телле тарихи чыганаклардан мөселман дөньясына мәгълүм Бубилар мәдрәсәсен, татар яшьләренең госманлы туфракларында белем алуларын өйрәнү белән үрелеп барды. Алла боерса, «Мәрьям Буби» исемле китабым Татарстан китап нәшриятында басылачак», – диде Айзирәк Гәрәева-Акчура.

Мәрьям Атмаҗа (кыз фамилиясе – Нигъмәтуллина)

Фотоны «Татар-информ»га Айзирәк Гәрәева-Акчура тәкъдим итте

  • Быел 27 мартта Анкара шәһәрендәге урамга Шәфыйка Гаспралы исемен биргән иделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus