Томскида балалар өчен татар музыкасы бәйгесе үтте
Томск шәһәрендә яшь башкаручылар арасында «Чишмәкәй» төбәкара татар музыкасы бәйгесе үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Барлыгы 150дән артык катнашучыны җыйган конкурста балалар ике этапта көч сынашты. Яшь талантлар ике юнәлеш буенча чыгыш ясадылар – солистлар һәм ансамбльләр. Мәртәбәле жюри һәр чыгышны бәяләп, төрле яшь номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.
Яшь башкаручылар арасында «Чишмәкәй» төбәкара татар музыкасы бәйгесе ел саен үткәрелә. Чараны Томскиның «Татар мәдәнияте үзәге» оештыра. Аның максаты – татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм яшь буын арасында популярлаштыру, балаларда милли үзаңны үстерү, яшь талантларны барлау, аларга ярдәм итү.