Татарстанда яшәүче хатын-кыз аферистларга 712 мең сум акча биргән
Чистайда яшәүче хатын-кыз, үзен туган көне белән котлыйлар дип ышанып, мошенникларга 712 мең сум акча биргән.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, туган көненә бер көн кала 61 яшьлек хатын-кызга билгесез кеше шалтыраткан, үзен экспресс-товар китерү хезмәте хезмәткәре дип таныштырган һәм аңа бүләк килүен әйткән. Аны алу өчен хатын-кыз кодны әйтергә тиеш булган.
Кодны тапшырганнан соң мошенниклар тагын шалтыраткан - бу юлы инде Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роскомнадзор) исеменнән - һәм кодның пенсионер ханымның бөтен мөлкәтенә ышаныч язуы рәсмиләштерү өчен кулланылуы турында хәбәр иткән. Шуннан соң хатын-кызга саклык акчасын, янәсе, куркынычсыз счетка күчерергә тәкъдим иткәннәр, һәм ул шулай эшләгән дә.
Пенсионер ханым гаиләсе белән бу хакта сөйләшкәннән соң гына үзен төп башына утыртуларын аңлаган. Җинаять эше кузгатылган.