Алексей Песошин Дәүләт Советы утырышында Татарстан Хөкүмәте эше турында хисап тотачак
Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 20нче утырышы 15 апрельдә узачак. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тотачак. Бүген республика парламентының Президиум утырышында шул хакта билгеле булды.
«2025 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап Дәүләт Советына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде һәм парламентның барлык комитетлары утырышларында каралды. Аерым бүлек буларак Дәүләт Советы комитетларыннан һәм фракцияләреннән сорауларга җаваплар килде. Барлыгы 47 сорау җибәрелде», - дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 15 мәсьәлә, шул исәптән алты республика закон проекты кертелгән. Алар барысы да беренче укылышта карауга әзер.
Аерым алганда, депутатлар дәүләт гражданлык хезмәте, мәгълүмати системалар һәм мәгълүматлаштыру, социаль, инженерлык һәм транспорт инфраструктуралары объектларыннан һәм аларда күрсәтелә торган хезмәтләрдән инвалидларның файдалана алуын тәэмин итү, вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарга, шулай ук Татарстанның аерым канун актларына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары турында фикер алышачак.
Моннан тыш, парламентарийлар Балтач районының Ямбурово бистәсен юкка чыгару турындагы закон проектын караячак.
Утырышның көн тәртибенә ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составына үзгәрешләр кертү мәсьәләсе дә кертелгән.
Фәрит Мөхәммәтшин депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда өстеннән төшергәннән соң, ТР Үзәк сайлау комиссиясе җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллинга «Бердәм Россия» партиясенең республика исемлеге буенча теркәлгән кандидат буларак вакантлы мандатын тапшырды. Ул Дәүләт Советына өч тапкыр сайланды - дүртенче, бишенче һәм алтынчы чакырылыш депутаты булды. Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитетын җитәкләде. Бу чакырылышта Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты составында эшләргә теләк белдерде», - дип сөйләде Маврина.
Депутатларга шулай ук ТР Иҗтимагый палатасының 2025 елда республикада гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында доклады тәкъдим ителәчәк. Хөкүмәт сәгате вакытында парламентарийлар Татарстанда архив тармагын цифрлаштыру хакындагы мәгълүматны тыңлаячак.
«Моннан тыш, республиканың җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен тугыз кандидатураны карау планлаштырыла», - дип белдерде Маврина.