Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КазанФорумда «Россия - Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме 20 еллыгын билгеләп үтәчәк

«Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме КазанФорум кысаларында 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу хакта РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин «Россия -Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Мәскәүдә аккредитация узган Ислам хезмәттәшлек оешмасы илчеләре белән очрашуында хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, Президент Владимир Путин билгеләгән Россиянең тышкы сәясәте өстенлекләре нигезендә мөселман илләре белән үзара ихтирамга һәм уртак мәнфәгатьләргә нигезләнгән партнерлыкны ныгыту эше дәвам итә.

«»Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме бурычларыннан берсе – илләребез арасында үзара аңлашуны ныгыту һәм туры элемтәләрне җайга салу», – диде Хөснуллин.

Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров милләтара һәм конфессияара татулык Россия дәүләтчелегенең мөһим элементы булуын һәм шулай булып калуын билгеләп үтте һәм КазанФорум мәйданчыгының аралашу, хезмәттәшлекне ныгыту өчен әһәмиятен искәртте.

«Россиянең Ислам хезмәттәшлек оешмасы белән партнерлыгын үстерүдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөһим роль уйный. Агымдагы елда әлеге мәйданчык, чыннан да, уникаль – ул үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә», - диде Сергей Лавров.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төркем мәйданчыкларында кунаклар заманча мәдәни һәм гуманитар көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләр турында ачыктан-ачык фикер алыша, тәҗрибә уртаклаша һәм хезмәттәшлек өчен алдагы юнәлешләрне билгели.

Ул очрашуда катнашучыларга бер айдан соң республика башкаласы халыкара диалог үзәгенә әвереләчәген искәртте.

«Узган ел аның эшлекле программасында дөньяның 96 иленнән һәм Россиянең 82 субъектыннан 8,5 меңләп кеше катнашты. Алар арасында Мәскәүдә аккредитацияләнгән 35тән артык дипломатик миссия җитәкчеләре бар. Агымдагы елда форумның эшлекле программасы бик бай булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus