Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак

Агымдагы елның 22-24 апрель көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы эш планы нигезендә «Иж буе татарлары: тарих һәм хәзерге заман» төбәкара фәнни-гамәли конференциясен уздыруны планлаштыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, Татарстан һәм Удмуртия республикалары районнары төбәкче – тарихчылары катнашуы көтелә. Чараның өч көнлек программасында дискуссия мәйданчыклары эшләре, пленар утырыш уздыру күзаллана.

Уздыру урыннары: Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәре, Татарстан Республикасның Әгерҗе шәһәре, Татарстан Республикасының Менделеевск районы Ижевка авылы.

Шул уңайдан 7 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессының конференцияләр залында оештыру комитеты утырышы үтте.

Җыелышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Сөләйман Рәхимов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни һәм методик эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев, «Бубилар мирасы» торгызу иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Искәндәр Җиһангәрәев, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы бүлекләре белән эшләү комитеты баш референты Миләүшә Госманова катнашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus