Россиядә мондый программалар юк диярлек: КФУда ясалма фәһем белгечләре әзерләячәкләр
«Төп шарт – татар телен камил белү»
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 2026 елның сентябреннән «Төрки телле мохиттә ясалма фәһем» исемле яңа магистрлык программасына студентлар кабул итәчәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте белән берлектә гамәлгә ашырылачак әлеге программа татар журналистикасын һәм филологиясен технологик яктан яңа баскычка күтәрүне максат итеп куя.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов яңа программаның заман таләбе булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ясалма фәһем бүген тормышның барлык өлкәләренә, аеруча фән һәм медиа юнәлешенә тирән үтеп керә.
«Ясалма фәһем безнең тормышыбызга, эшчәнлегебезгә тирәнрәк үтеп керә бара. Фән дөньясы яки медиа өлкәсе белән бәйле булсынмы, һичшиксез, әлеге юнәлештә адымнарны ясарга кирәк дип санадык. Кызганычка каршы, хәзерге вакытта Россия Федерациясендә мондый программалар юк диярлек. Бигрәк тә төрки телле өлкә өчен мондый программалар гомумән юк», – дип белдерде институт директоры.
Рәдиф Җамалетдинов
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Магистрлык программасы 2020 елдан башлап «Татмедиа» агентлыгы белән бергә татар журналистларын әзерләгән бакалавриат программасының логик дәвамы буларак күзаллана. Уку көндезге бүлектә алып барыла һәм федераль бюджеттан 20 бюджет урыны каралган. Моннан тыш, тагын 4 кеше түләүле нигездә белем ала алачак. Кабул итү кампаниясе 2026 елның 20 июнендә башлана.
«Әлеге магистрлык программасы буенча белем алырга 10 ел элек тәмамлаган белгечләрне дә, бүгенге көндә журналистика өлкәсендә эшләгән журналистларны да һәм әлегә медиа өлкәсенә кереп китмәгән, ләкин хыялы булган кешеләрне дә без көтеп калабыз. Ләкин бер шарт – ул татар телен камил белү», – дип искәртте Рәдиф Җамалетдинов.
Шамил Садыйков: «Журналистлар ясалма фәһем белән куллана белмәсәләр, киләчәктә журналист булып эшли алмаячаклар»
«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков фикеренчә, ясалма фәһемне куллана белмәгән журналистның киләчәге юк. Ул бу технологияләрне татар телендә сыйфатлы текстлар язу һәм видеолар ясау өчен «уңайлы инструмент» дип атады.
«Ясалма фәһем буенча магистрлык программасын ачу – журналистикада көн кадагында торган иң мөһим мәсьәлә. Безгә журналистларны тулысы белән ясалма фәһем белән кулланырга өйрәтергә кирәк. Журналист булып эшләү өчен иң төп алым – ул ясалма фәһемне куллану, чөнки аның киләчәге шуңа бәйле. Киләчәктә журналистлар ясалма фәһем белән куллана белмәсәләр, журналист булып эшли алмаячаклар», – диде ул.
Бу фикерне «Татмедиа»ның социаль медиалар буенча директоры Алсу Исмәгыйлева да җиткерде.
«Бүгенге көндә һәр редакциядә диярлек нейрочелтәрләр белән эшләү тәҗрибәсе тупланган. Шуңа күрә яшьләрне, магистрантларны шушы уку юнәлешендә беренче адым ясауга ук безнең редакцияләрдә көтеп калабыз. Бүгенге көндә медиа һәр өлкәдә бар, һәр өлкәнең үсәсе килә, алар PR-технологияләр куллана. Әлеге юнәлештә белем алган яшьләр нинди генә өлкәдә эшләсәләр дә бу технологияләрне куллана алачак», – дип аңлатты ул.
Алсу Исмәгыйлева
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Программада нәрсәләр укытылачак?
КФУ доценты, гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы җитәкчесе Мәдинә Саттарова уку планында нинди фәннәр булуы белән таныштырды.
«Магистрлык программасы филология юнәлешендә булганга күрә, 2 ел дәвамында магистрларга тел белеме нигезе, төрки халыкларның әдәбияты һәм халык авыз иҗаты, төрки һәм татар теленең язу тарихыннан башлап бүгенге көндәге торышы, авазлар системасы, сүзлек байлыгы, тел-стиль үзенчәлекләре, төрки басмаларны цирфрлаштыру юнәлешендәге һәм башка шундый типтагы фәннәрне тупладык. Икенче өлеше ясалма фәһемгә бәйле фәннәр – студентлар ясалма фәһемнең нигезләреннән башлап әлеге инструментларны журналистлык эшендә, текстлар белән эшләү юнәлешендә кулланырга өйрәнәчәкләр», – дип сөйләде ул.
Мәдинә Саттарова
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Аның сүзләренчә, укуның төп максаты – төрки телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, шул исәптән татар телен; яңа технологияләрне куллануны киңрәк кертеп җибәрү.
«Ясалма фәһемгә тулысынча ышанып бетә алмыйбыз, кеше факторы мөһим»
Матбугат конференциясендә республика басмалары җитәкчеләре ясалма фәһемне редакция эшчәнлегендә куллану тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Илназ Фазуллин басманың классик традицияләрне саклавын, ләкин шул ук вакытта фото-видео эшкәртүдә ясалма фәһем мөмкинлекләреннән файдалануын әйтте. Мәсәлән, «Ватаным Татарстан» көрәш турнирына багышланган видеоны алар тулысынча нейрочелтәрләр ярдәмендә ясаганнар. Шулай да ул текстларны редакцияләүдә кеше факторының мөһимлеген билгеләп үтте.
«Ясалма фәһем – ул бүгенге көн ихтыяҗы, аның белән куллану һәркемгә дә кирәк. Без үзебез ясалма фәһем мөмкинлекләрен фото эшкәртүдә, видеолар ясауда кулланабыз, шулай ук ул текст язуда да эшне җиңеләйтә. Ләкин текстларны эшкәртүдә без тулысынча ясалма фәһемгә ышанып бетә алмыйбыз, чөнки мәгълүматны тулы рәвештә бирү өчен редактура кирәк», – диде ул.
«Идел» журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова исә ясалма фәһем ярдәмендә җырлар яздыру һәм клиплар ясау тәҗрибәсе турында сөйләде.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали