Эшчеләргә 7,5 млн сум түләмәгән өчен Татарстанда эш бирүчегә карата җинаять эше ачылды
Бөгелмә сөт комбинатының хезмәткәрләргә эш хакы буенча бурычы 7,5 миллион сумнан артып киткән. Эш бирүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, комбинатның 63 хезмәткәре узган елның июненнән бирле эш хакы алмаган. Тикшерү ачыклаганча, эш бирүченең хезмәт хакы түләү мөмкинлеге булган, әмма ул акчаны башка ихтыяҗларга юнәлткән.
Эш бирүчегә карата җинаять эше кузгатудан тыш, бурычны каплау өчен судка 32 дәгъва тапшырылган. Хезмәткәрләргә акча түләүне прокуратура контрольдә тота.