Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда «Россия көче» спорт марафоны биш тематик атнаны үз эченә алачак

Апрельдән августка кадәр бөтен ил буенча «Россия көче» спорт марафоны узачак. Ачык тренировкалардан тыш, ул биш тематик атнаны үз эченә алачак. Бу хакта Татарстанда чараны оештыру комитеты утырышында «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының республика бүлеге рәисе, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова хәбәр итте.

«Россия көче» бөтенроссия спорт марафоны – танылган спортчылар катнашында бушлай тренировкалар оештыру аша Россия халкында сәламәт яшәү рәвешен, физик активлыкны популярлаштыруга юнәлдерелгән масштаблы проект. Өч тематик атна үткәрү планлаштырыла: 11 майдан 17 майга кадәр – махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаиләләре катнашында спорт атналыгы, 6 июльдән 12 июльгә кадәр – гаилә спорты атналыгы, 20 июльдән 26 июльгә кадәр – шахмат атналыгы, 3 августтан 9 августка кадәр – инклюзив спорт атналыгы һәм 13 августтан 23 августка кадәр – милли спорт төрләре атналыгы», – дип сөйләде ул.

Гөлнара Галкина-Сәмитова, «Зенит-Казан» волейбол клубы уенчылары, шулай ук Данис Зарипов марафонда катнашакларын раслады, дип өстәде Татарстандагы марафон координаторы, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.

«Россия көче» марафоны Татарстанда инде бишенче тапкыр старт ала. Елдан-ел безгә яңа партнерлар кушыла, мәсәлән, быел безгә Татарстан Республикасының Җилкәнле спорт студентлар федерациясе һәм Татарстан Республикасының Резинка аша сикерү федерациясе кушылды», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus