Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Зәкят» хәйрия фонды Дагыстанда зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җибәрде

Торак пунктларны су басуга китергән көчле яңгырлар аркасында хәзерге вакытта Дагыстан Республикасы табигать бәла-казасыннан җитди зыян күрә. Аның төгәл масштабын бәяләү әлегә мөмкин түгел – вазгыять бик киеренке булып кала бирә. Кешеләр торак-йортсыз, мал-мөлкәтсез калган: җирле халыкны һәм йорт хайваннарын коткару эшләре дәвам итә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Дагыстан Республикасы мөфтиятенең «Инсан» хәйрия фонды белән тыгыз элемтәдә торып, зыян күрүчеләргә акча җыюны игълан итте. Бүген «Инсан» фонды карамагына Татарстанның битараф булмаган мөселманнарыннан җыелган 1,5 млн сум акча җибәрелгән. Акциядә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләре һәм мөхтәсибәтләре актив катнаша.

Бүгенге көндә беренчел ихтыяҗ булып табигать бәла-казасы китергән зыянны торгызу, өйләргә кергән суны чыгару чараларын күрү тора. Шуңа күрә, авырлык килүчеләргә һәм зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүче «Инсан» фонды тәкъдиме белән, акчалар түбәндәгеләр өчен җыела:

  • су үткәрмәүче костюмнар;
  • махсус аяк киеме һәм перчаткалар;
  • авария-коткару җайланмалары;
  • шәхси коткару чаралары, коткару траплары, җиңсәләр һәм баулар;
  • амортизацияләү һәм кабарту җайланмалары;
  • махсуслаштырылган очу аппаратлары;
  • автоүткәргечләр һәм авто-баскычлар;
  • кояш ярдәмендә эшләүче аккумуляторлар һәм башка төр аккумуляторлар;
  • башка киелә торган фонарьлар;
  • электр генераторлары;
  • суны зарарсызландыру таблеткалары;
  • консервалар һәм тиз әзерләнә торган боткалар һ.б.

Барлык кирәкле әйберләрне сатып алу Дагыстанда башкарылачак.

Татарстан мөфтиятенең «Зәкят» хәйрия фонды битараф булмаска һәм Дагыстан Республикасында зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтүдә катнашырга чакыра. Акча җыю нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондының рәсми сайты аша башкарыла: zakyatrt.com.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus