Татарстанда яңгыр, томан һәм көчле җил көтелә
Татарстанда сишәмбе, 7 апрельдә, аязучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Төнлә республикада аз һәм уртача явым-төшем – урыны белән кар һәм яңгыр көтелә. Көндез бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә кайбер районнарда томан булуы ихтимал.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 7-12 метр, урыны белән җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә температура 0 дән +5 градуска кадәр, көндез һава +9...+14 градуска кадәр җылыначак, көнчыгыш районнарда урыны белән +18 градуска кадәр җылы булуы көтелә.