Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Кеше каты курыккан вакытта аңа җен керергә мөмкин

«Кешелек цивилизациясенә кадәр бу дөньяда җеннәр цивилизациясе яшәгән»

– Рөстәм хәзрәт, Ислам дине «явыз көчләр» барлыгын таныймы?

– Әлбәттә, Ислам бу дөньяның гына түгел, ә күренми торган дөньяның да барлыгын таный. Аллаһы Тәгалә Үзе дә безнең белән параллель булган башка цивилизацияләрне дә бар итүе турында әйтә. Без сезнең белән төрле фильмнар, мультфильмнар карыйбыз: анда кеше үлгәч, аның җаны дөнья гизеп йөри дип күрсәтәләр.

Исламда бу башкача аңлатыла. Кешенең соңгы сәгате җиткәч, җанны алырга фәрештәләр килә. Фәрештәләрдән качып та, каядыр китеп тә булмый. Әгәр кешенең бу дөньяда тәмамланмаган эшләре калган икән, динебез болай ди: без барыбер Аллаһ каршысына басачакбыз һәм тәмамланмаган һәр эшебез өчен җавап бирәчәкбез.

Фото: © «Татар-информ»

Шайтан кем ул? Җен кем? Алар арасында нинди аерма бар?

Тарихка күз салсак, Коръәндә бу хакта язылган. Кешелек цивилизациясенә кадәр бу дөньяда башка бер цивилизация – җеннәр цивилизациясе яшәгән. Җеннәр арасында да иманлылары һәм имансызлары булган. Иман китермәгән һәм төрле бозыклыклар кылганнарын «шайтаннар» дип атаганнар. Аларның башлыгы – Иблис. Иблис үзе җен булган, әмма һәр җен дә шайтан түгел. Җеннәр арасында мөселманнар да, шайтаннар да бар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Шайтанның ярдәмчесе бар – ул безнең нәфесебез»

Шайтан кешегә ничек йогынты ясый?

Шайтан безне ниндидер начар эш эшләргә мәҗбүр итә алмый. Ул бары тик киңәш кенә бирә, «вәсвәсә» кыла, ягъни котырта.

Мисал өчен, без әти-әниләребезнең хәлен белергә, аларга ярдәм итәргә, бакча казырга җыендык ди. Шул вакыт шайтан колагыбызга: «Нишләп барасың, болай да эшең күп бит, киләсе атнада барырсың», – дип пышылдый. Кеше исә үзе сайлый: эшләргәме, әллә юкмы.

Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә: «И кеше, нишләп син бозыклык кылдың?» – дип сорагач, кеше: «Я Аллаһ, мин гаепле түгел, мине шайтан котыртты», – дип әйтер ди. Шулчак Аллаһ шайтанны күтәрер һәм шайтан: «Я Аллаһ, мин аңа тик киңәш кенә бирдем, ул үзе сайлады», – дип җавап бирер.

Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи вәссәләмнең шундый сүзләре бар: шайтан кешенең кан тамырлары буйлап йөри, ул безгә бик якын. Аның төп ярдәмчесе – безнең нәфесебез. Нәфес һәрвакыт шайтан файдасына «уйный». Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безне шайтан вәсвәсәләреннән сакласын.

Шайтаннан котылып буламы яки аның йогынтысын ничек киметергә?

Сөекле Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи вәссәләм безгә Аллаһы Тәгалә биргән махсус «коралларны» өйрәтте. Беренчесе – «Аятел-Көрси». Хәтерлисездер, әби-бабаларыбыз ишек өстенә һәрвакыт «Аятел-Көрси» элә иде. Хәзер дә бу традицияне дәвам итәбез, тик күпләр аның мәгънәсен аңлап бетерми. Пәйгамбәребез әйткән: кеше өеннән бу аятьне укып чыгып китсә, ул өенә әйләнеп кайтканчы, Аллаһ аңа махсус саклаучы фәрештә бирер. Ул фәрештә аны җен-пәриләрдән, шайтаннардан саклар һәм кеше өенә исән-сау кайтыр.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Икенчедән, Пәйгамбәребезгә дә «сихер» (шайтаннар аша ирешелә торган бозыклык) кагылган очраклар булган. Шул вакытта Аллаһ өч сүрә иңдергән: «Ихлас», «Фәләкъ» һәм «ән-Нәс». Пәйгамбәребез бу сүрәләрне укый башлагач, аңа бернинди явызлык та кагыла алмаган. Шуңа күрә без өйдән чыкканда, эш башлаганда яки йокларга ятканда бу сүрәләрне еш укырга тиешбез.

Кызганыч, хәтта без үз-үзебезгә дә зыян китерә алабыз. Шуңа күрә балаларыбызның яисә үзебезнең нәрсәнедер яхшы эшләгәнебезне күрсәк, «Сөбхәналлаһ» яки «Әлхәмдүлилләһ» дип кенә әйтегез.

Йокы вакытында шайтаннан ничек сакланырга?

Кайчак кеше озак вакыт йоклый алмыйча тыпырчынып ята яки еш уяна. Мондый очракта, иң беренче чиратта, пакьлеккә – тәһарәткә игътибар итәргә кирәк. Йокларга ятканчы тәһарәт алырга, уң якка ятарга һәм «Аятел-Көрси», «Ихлас», «Фәләкъ», «ән-Нәс» сүрәләрен укырга кирәк. Шул вакыт Аллаһ безне сакларга фәрештәләр җибәрер һәм хәтта төшебезгә де шайтан кермәс.

«Җеннәр кешегә керергә мөмкин»

– Җен кешегә керергә мөмкинме һәм аны чыгарып буламы? Безнең якларда мондый тәҗрибә бармы?

Әйе, кызганычка каршы, җеннәр кешегә керергә мөмкин. Бу болай гына булмый. Мәсәлән, кемдер башка кешегә зыян китерергә теләп, җеннәр белән эш итүче кешеләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яки кеше каты курыккан булса, яисә җеннәр оялаган пычрак урыннарда йөрсә, шулай булырга мөмкин.

Динебездә җен чыгару ритуаллары бар, без кешедән җен чыксын өчен догалар укыйбыз. Әмма кеше үзеннән һәрвакыт җен эзләргә тиеш түгел. «Минем эшем барып чыкмый, димәк, эчемдә җен бар» – дип уйлау дөрес түгел. Бу гади чир яки психологик авыру да булырга мөмкин. Беренче чиратта медицина белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Имамнар да табиблар белән киңәшләшеп эш итәргә тиеш.

Кешегә җен кергәнен нинди билгеләрдән белеп була?

Кеше гомер буе тыныч, сабыр булган, ди, һәм кинәт кенә аның холкы үзгәрүе күзәтелә. Кечкенә генә нәрсәдән дә ярсып чыкса, кычкырса – бу беренче билгеләрнең берсе булырга мөмкин.

Фото: © «Татар-информ»

«Җеннәр яши торган пычрак урыннар бар – бу бәдрәф һәм мунча»

Җен кешегә зыян китерә аламы?

Җеннәр яши торган «нәҗес» урыннар бар – бу бәдрәф һәм мунча. Шуңа күрә Пәйгамбәребез сәлаллаһү галәйһи вәссәләм бу урыннарга кергәндә махсус догалар укырга кушкан. Ул доганы интернеттан табып була, аның мәгънәсе түбәндәгечә: «Йә Аллаһ, мин Синнән бәдрәфтә һәм мунчада яшәүче җеннәрнең явызлыгыннан саклавыңны сорыйм». Бу сүзләрне әйтеп, сул аяк белән керсәк, җеннәр аннан качачак.

Шуны аңларга кирәк: җеннәрнең үз тормышы, үз эше. Гадәттә, аларның бездә эше юк. Шуңа күрә бу яктан артык борчылырга кирәкми. Тик бәдрәф яки мунчага сул аяк белән кереп, дога укырга онытмагыз.

Фото: © «Татар-информ»

«Татар-информ»

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus