Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан 4,3 млн тонна ашлык җыеп алырга планлаштыра

Уңай һава шартларында Татарстан быел 4,3 млн тонна ашлык, 2 млн тонна шикәр чөгендере, 250 мең тонна яшелчә һәм 800 мең тонна бәрәңге үстерергә һәм җыеп алырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов хәбәр итте.

«Хәзер төп бурыч – чәчү кампаниясен сыйфатлы һәм оешкан төстә уздыру. Язгы кыр эшләренә чыгымнар 43 млрд сум чамасы тәшкил итә. Игенчеләргә чәчүгә 5 млрд сумнан артык дәүләт ярдәме китереләчәк, шуның 2,3 млрд сумы күчерелгән инде», - дип сөйләде ул.

Мәхмүтов билгеләп үткәнчә, әлегә авыл хуҗалыгы өчен ел уңай бара. «Көзге культураларның 98 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә. Октябрьдән явым-төшем 290 мм тәшкил итте-бу нормадан 120 процент», - дип ассызыклады ул.

Язгы кыр эшләренә 11 мең трактор, 2,5 мең йөк автомобиле, 880 чәчү комплексы, 4,6 мең чәчкеч, 5,3 мең туфрак эшкәртү агрегаты җәлеп ителәчәк. Хуҗалык техникасын ремонтлауга 3,3 млрд сум юнәлдерелгән, дип өстәде министр урынбасары.

Аның сүзләренә караганда, ел башыннан 1,9 млрд сумлык 519 берәмлек техника сатып алынган.

«Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре әйләнеш ресурслары белән тәэмин ителгән. Техника әзер. Мөмкин булган субсидияләрне максималь рәвештә җиткердек. Чәчүне өзү куркынычы юк», - дип йомгаклады сүзен Мәхмүтов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus