Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан Милли китапханәсендә Космонавтика көненә багышланган агарту чаралары уздырыла

Якшәмбе көнне, 12 апрельдә, Татарстан Милли китапханәсендә «Галәм киңлекләре» дип исемләнгән агарту чаралары үткәрелә. Кунаклар өчен белгечләр лекцияләр укыячак, шулай ук галәм темасына багышланган әдәби һәм музыкаль очрашулар көтелә. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

13:00 сәгатьтә Юрий Гагаринның галәмгә очуына 65 ел булуга багышланган «Космонавтика: кичә, бүген, иртәгә» лекциясе укылачак. Чара кунаклары ай программалары, кеше яши торган космик станцияләр төзелеше, галәмдә файдалы казылмаларны чыгару перспективалары һәм мөмкин булган космик куркыныч очраклар турында беләчәк. Спикер буларак физика-математика фәннәре докторы, Казан федераль университетының Физика институты астрономия һәм космик геодезия кафедрасы профессоры, В.П.Энгельгардт исемендәге Астрономия обсерваториясенең фәнни җитәкчесе Юрий Нефедьев чыгыш ясый. Чарада катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

14:00 сәгатьтә техника һәм технология магистры, математика һәм физика укытучысы Рамил Ибраһимов «Синуслар һәм косинуслар, яки кешеләр Кояшка кадәр араны ничек белгән» дигән темага лекция үткәрәчәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк.

Программаның әдәби өлешен «Бертуган Стругацкийлар: галәм һәм киләчәк турындагы совет әдәбиятының төп хыялыйлары» лекциясе дәвам итә. Чара 15:30 сәгатьтә башлана. Филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Алексей Мелихов язучыларның иҗат юллары, аларның әсәрләрендә яктыртылган төп темалар һәм аеруча әһәмиятле китаплары хакында сөйләячәк. Чарага керү өчен әлеге сылтама буенча теркәлергә була.

Агарту чарасы 17:00 сәгатьтә «Атнага бер пластинка» проекты кысаларында «Галәмнең музыка жанрларына ургылып керүе» очрашуы белән тәмамлана. Журналист, блогер һәм музыкант Игорь Цалер тыңлаучыларга китапханә фондыннан сирәк очрый торган пластинкалар тәкъдим итәчәк һәм галәмне үзләштерү темасының музыкаль юнәлешләр үсешенә йогынты ясавы, галәмнең бөтен дөнья музыкантларын илһамландыруы хакында сөйләячәк. Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк, дип хәбәр итә Татарстан Милли китапханәсендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus