Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның даими вәкиле: Тукайны мәңгеләштерүдә дәүләт һәм халык бердәмлеге мөһим

Казанда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган Бөтенроссия фәнни конференциясе кысаларында Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов чыгыш ясады. Ул татар шәхесләре турында истәлекне мәңгеләштерү эшенең чит төбәкләрдә дәүләт ярдәме күрсәтелгәндә һәм халык инициативасы булганда гына нәтиҗәле була алуын искәртте.

«Мәңгеләштерү эше дәүләт ярдәме – һәйкәлләр кую, чараларны финанслау – һәм традицияләрне саклаучы халыкның үз активлыгы берләшкәндә генә нәтиҗәле була. Санкт-Петербургта без нәкъ менә шундый синергияне күрәбез. Җәмәгатьчелекнең битараф булмавы безгә чараларны ел саен кабатланмыйча, масштаблы һәм кызыклы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә», – дип белдерде ул.

Даими вәкил үзенең чыгышында Тукайның 1912 елда Санкт-Петербургка ясаган 13 көнлек сәфәренең тарихи әһәмиятенә тукталды. Аның әйтүенчә, шагыйрьнең Казан урамындагы 5нче йортта яшәве, «Нур» газетасы редакциясендә булуы һәм татар мәктәпләренә баруы шәһәрнең мәдәни ландшафтында тирән эз калдырган. Бүгенге көндә Кронверк проспектындагы Тукай һәйкәле һәм Казан урамындагы мемориаль такта петербурглылар өчен генә түгел, ә биредә яшәүче татар диаспорасы вәкилләре өчен дә изге урыннар булып тора.

«Санкт-Петербургта Тукай истәлеген саклау шәһәрдәге татарларның күпгасырлык тарихы контекстында аеруча тирән мәгънәгә ия. Татарлар төньяк башкаланы төзүдә ул нигезләнгән беренче көннәрдән үк катнашкан. Петропавловск крепостен төзүгә ун меңгә якын татар җәлеп ителүе билгеле. Тарихи яктан Татар бистәсе Петроград ягында, крепостька якын җирдә урнашкан булган, бу хакта бүгенге көндә сакланып калган топонимика — Татар тыкрыгы искә төшереп тора. Бу җәһәттән Тукай истәлеге Петербург татарларының мәдәни үзенчәлегенең аерылгысыз өлешенә, буыннарны бәйләүче рухи чылбырга әверелде», – диде ул.

Шамил Шәяхмәтов билгеләп үткәнчә, Тукай мирасын саклау эше традицион чаралар белән генә чикләнми. Соңгы елларда яшьләрне җәлеп итү өчен заманча форматлар – «Тукай квест» уеннары, онлайн-викториналар һәм театральләштерелгән тамашалар актив кулланыла. Мисал рәвешендә ул «Былбыл» халык театры куйган спектакльләрне һәм 2026 елда Тукайның юбилее алдыннан игълан ителгән «Тукай мирасы төсләре» («Краски наследия Тукая») төбәкара рәсем конкурсын атады.

«Мондый гамәлләр мегаполис шартларында аеруча зур әһәмияткә ия, чөнки Санкт-Петербург татарларының күпчелек буыннары өчен татар теле инде туган тел булудан туктады. Шул ук вакытта, шәһәребезгә башка төбәкләрдән килүче милләттәшләребез дә бик күп. Әйе, без татар телен өйрәнү курслары оештырабыз, әмма Тукай белән Җәлилнең Санкт-Петербургтагы бай мирасы, бу курслардан тыш, Төньяк-Көнбатыш төбәктә яшәүче татарларда туган телгә карата мәхәббәт уятырга ярдәм итә», – дип искәртте Шамил Шәяхмәтов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus