Миңнеханов «Динамо-Татарстан» волейбол клубын Россия чемпионатында җиңүе белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Татарстан» клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын карда волейбол уйнау буенча Россия чемпионатында җиңүләре белән тәбрик итте.
Котлау телеграммасы спортчыларга, команданың тренеры Андрей Лебедевка, ТР Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе һәм ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе һәм ТР «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка адресланган.
«Сезне Яңа Уренгойда карда волейбол уйнау буенча Россия чемпионатында матур җиңүегез белән котлыйм. Сез, искиткеч техника, уйнау осталыгы һәм ныклы ихтыяр көче күрсәтеп, өченче мәртәбә мактаулы трофей иясе булдыгыз», - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, бүген нәкъ менә татарстанлыларның, чагыштырмача яшь спорт төрендә республика волейбол мәктәбенең лаеклы дәрәҗәсен раслап, югары дәрәҗәдә осталык күрсәтүләре сөендерә.
«Барыгызга да тырыш хезмәтегез, искиткеч уеныгыз өчен рәхмәт белдерәм. Чын күңелдән яңа һөнәри казанышлар һәм уңышлар телим», - диде Рөстәм Миңнеханов.