Россия һәм Согуд Гарәбстаны 11 майдан гражданнар өчен визаларны гамәлдән чыгара
Россия һәм Согуд Гарәбстанының гражданнар өчен виза таләпләрен үзара гамәлдән чыгару турындагы килешүе агымдагы елның 11 маенда үз көченә керәчәк. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Россиялеләр Согуд Гарәбстанына килгәч, биредә календарь ел дәвамында визадан башка өзлексез яки 90 көннән дә артыграк яши алмаячак. Шундый ук шартлар Россиягә килүче Согуд Гарәбстаны гражданнары өчен дә гамәлдә булачак.
Шул ук вакытта, әгәр РФ гражданнары корольлеккә эш, уку, озак вакыт яшәү яки хаҗ кылу (хаҗ яки гомрә) максатларында килә икән, аларга элеккечә үк виза алырга кирәк булачак, дип искәрттеләр Россия Тышкы сәясәт министрлыгында.
Ике ил Хөкүмәтләре арасындагы килешү 2025 елның 1 декабрендә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта имзаланды.