Татарстан синоптиклары көчле җил һәм томан турында кисәтә
Иртәгә, 7 апрельдә, Татарстанда һава торышының начараюы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә.
Республикада төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, төнлә һәм көндез кайбер урыннарда секундына 15-16 метр тизлектә көчле җил исәчәк.
Бофорт шкаласы буенча, тизлеге секундына 13,9-17,1 метр тәшкил иткән җил көчле була.