Төмән өлкәсендәге Яркәү районында «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале узган
Төмән өлкәсендә «Татар мәдәнияте көннәре» өлкә фестивале Яркәү районында дәвам иткән. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында хәбәр ителә.
Эксперт жюри «Таң йолдызы – 2026» бәйгесендә катнашучыларның чыгышларын караган — район халкы вокал, бию һәм театраль номерлар әзерләп, кунакларны чын күңелдән сөендергән.
Җиңүчеләр фестивальнең йомгаклау гала-концертында катнашу мөмкинлеге алды, ул 30 апрельдә Төмән шәһәрендә узачак.
Фестиваль кысаларында шулай ук күңелле уеннар оештырылган һәм тәмле сый-нигъмәтләр тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.