Татарстан гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы үсеше буенча алдынгы төбәкләр арасына керде
Татарстан Республикасы гыйнвар аенда уртача хезмәт хакы аеруча нык арткан төбәкләр рәтенә керде, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы статистика мәгълүматларына сылтама белән.
Татарстанда хезмәт хакы үсеше 16,8 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча Мәскәү (анда керемнәр 22 процентка арткан), Алтай (21,5 процент) һәм Бурятия (21 процент) лидерлар рәтенә кергән. Бишлеккә Курск өлкәсе (20,6 процент) һәм Чукот автономияле округы (18,2 процент) да бар.
Мәскәү өлкәсендә (17,5 процент), Магадан өлкәсендә (16,9 процент), шулай ук Саратов өлкәсендә (16,6 процент) һәм Новгород өлкәсендә (16,5 процент) шактый үсеш теркәлгән.
Агентлыкта ачыклык кертүләренчә, гыйнварда Россия буенча уртача хезмәт хакы 15,1 процентка арткан.