Минзәлә районында Ык елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны коткарганнар
Минзәлә районы Дусай-Кичү авылы янында Ык елгасында ир-ат балык тотканда боз астына төшеп киткән, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Фаҗига урынына килгән коткаручылар 51 яшьлек ир-атны һава мендәрендәге судно ярдәмендә яр буена алып чыккан, алар килеп җиткәнче аны икенче бер ир-ат судан тартып чыгарырга өлгергән була.
Зыян күрүчене Минзәлә үзәк район хастаханәсенә озатканнар.